Хәзер укытучыга карата җинаять эше кузгатылган.
Бурятиядәге мәктәпләрнең берсендә бер укытучы, дәрестә тәртипсез укучыга җәза бирергә уйлап, авырткан колагыннан тарткан, нәтиҗәдә, малайга хәзер гомерлеккә чукрак калу куркынычы яный. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта республика Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Билгеле булуынча, 8 февральдә Петропавловка дәваханәсенә колагы авыртуына түзә алмаган 10 яшьлек малай мөрәҗәгать иткән, ул мәктәптә дәрес вакытында укытучы аны колагыннан эләктереп алып тартуы турында сөйләгән.
“Башлангыч мәгълүматлар буенча, педагогның әлеге гамәле бала кичергән операцияләр аркасында аны саңгыраулыкка китерергә мөмкин. Русия Тикшерү комитетының Бурятия Республикасы буенча Джидинск районара тикшерү бүлеге тарафыннан бу очрак буенча җинаять эше кузгатылды”, — диелә хәбәрдә.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, колак авыруы белән бәйле рәвештә зыян күрүче бала берничә хирургия операциясе кичергән. Ул көнне мәктәптә урыс теле дәресендә малай биремне ишетми кала, шуңа бәйле рәвештә аны вакытында үти алмый. Укытучы малайны авырткан колагыннан борып ала. Педагогның гамәле авыр нәтиҗәләргә китерергә, авыртуны көчәйтергә, хәтта бала ишетү сәләтен югалтырга мөмкин.
“Хәзерге вакытта җинаять эше буенча тикшерү алып барыла. Суд-медицина экспертизасы билгеләнде, аның барышында укытучының гамәленә бәя биреләчәк”, — дип хәбәр итә Тикшерү комитеты. Педагог гамәлләренә объектив хокукый бәя оторингология өлкәсендә экспертларның һәм белгечләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып, тикшерүдән соң биреләчәк.