-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 февраль 2021, 16:15

Укытучының борынын сындырган

Мәктәпнең яхшы укучысы ни өчен мондый адымга барган?

Мәктәпнең яхшы укучысы ни өчен мондый адымга барган?

Якутиядәге Урасалахск урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы укытучысының битенә суккан, нәтиҗәдә, 30 яшьлек хатын-кыз дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе мәгълүматларына караганда, бу хәл 13 февральдә булган. Үсмер профилактик исәптә тормаган. Аның ата-анасына карата административ протокол төзелгән.

News.Ykt.Ru хәбәр итүенчә, конфликт урыс теле һәм әдәбияты дәресендә чыга. Дәрес ахырында укытучы укучыга башка эшләр белән шөгыльләнгәне өчен кисәтү ясый. Үсмергә бу ошамый һәм ул кабинеттан чыгып ук китә. Дәрес тәмамланганнан соң укучы педагогны коридорда көтеп тора һәм битенә сугып җибәрә.

Әлеге очрак буенча район прокуратурасы тикшерү оештырган. Аның барышында мәгариф турындагы федераль закон таләпләрен үтәү, шулай ук балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча җитәкчеләрнең эшчәнлегенә бәя биреләчәк, дип хәбәр итәләр төбәк Прокуратурасы матбугат хезмәтендә.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас: