+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 февраль 2021, 11:45

20 яшькә кадәр алимент түләтәчәкләр...

Баланы тәрбияләүдә катнашмаган ата-ана бу юлы качып та котыла алмас.

Баланы тәрбияләүдә катнашмаган ата-ана бу юлы качып та котыла алмас.

Русиядә ата-аналарны 20 яшькә кадәр балалар өчен алимент түләргә мәҗбүр итәргә мөмкиннәр. Бу хакта Дәүләт думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Ольга Окуневага сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итә.

“Балага 18 яшь тулды, ул эшкә сәләтле, балигъ булган, әмма эшли алмый, чөнки ул мәктәптә укый. Без балаларның ата-аналарыннан яшәү өчен акча алу мөмкинлеге булуын тәкъдим итәбез. Чөнки бала белән яши торган кеше аны тәрбияләүдә катнаша, ә бала белән яшәми торганы — ул инде балигъ, ди”, — дип аңлата Окунева.
Ул билгеләвенчә, закон проекты өстендә эш дәвам итә, һәм документ язгы сессия барышында каралачак.
Закон проекты авторлары фикеренчә, практикада балигъ булу кешенең финанс бәйсезлеге белән һәрвакытта да туры килми, аерым алганда, 10-11нче сыйныфларда уку вакытында балага 18 яшь тулу очраклары сирәк күренеш түгел. Шуңа бәйле рәвештә Гаилә кодексын ата-аналар үзләренең хезмәткә сәләтле балаларын гомуми белем алганчы карарга тиешле мәддә белән тулыландырырга тәкъдим ителә.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас: