Башкортстанда өч ел эчендә балаларны җәберләүнең 28 очрагы ачыкланган.
Буллинг – укучының сыйныфташы яки коллектив тарафыннан системалы рәвештә җәберләнүе. Башкортстанда соңгы өч елда балаларны җәберләүнең 28 очрагы ачыкланган, аларның 10ысы - интернат учреждениеләрендә, дип хәбәр иттеләр республика Хөкүмәте каршындагы Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында.
Узган ел Эчке эшләр органнарына әти-әниләрдән балаларның яшьтәшләре тарафыннан кыерсытылу очрагы буенча бер мөрәҗәгать килгән, хәзер бу факт буенча тикшерү үткәрелә. Бала хокуклары буенча вәкилгә балаларының җәберләнүе турындагы шикаятьләр белән 18 ата-ана мөрәҗәгать иткән.
Әмма килгән мөрәҗәгатьләр саны бу өлкәдәге эшләрнең чын торышын тулысынча объектив күрсәтә алмый, дип билгеләп үтте гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Аның сүзләренә караганда, балигъ булмаганнар арасында мондый күренешләрне кисәтү һәм ачыклау өчен булган барлык ресурслардан файдаланырга, белгечләрне, шул исәптән коммерция карамагында булмаган оешмаларны һәм матбугат чараларын да җәлеп итәргә кирәк.
"Педагогларга һәм укучыларга республика Мәгарифне үстерү институты үткәргән аноним анкета нәтиҗәләре буенча, укучыларның 40 проценты гомерендә бер генә тапкыр булса да мәктәптә яисә аннан читтә буллинг (кибербуллинг) белән очрашкан”, – диде төбәк мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Республикада күпканаллы бердәм ышаныч телефоны – 8-800-7000-83, шулай ук балалар өчен федераль ышаныч телефоны 8-800-2000-122 эшли.