+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 февраль 2021, 19:35

Баймакта яңа мәктәп стоматологиясе ачылды

Баймакның 2нче мәктәбендә заманча стоматология кабинеты ачылды.

Баймакның 2нче мәктәбендә заманча стоматология кабинеты ачылды.
Ул барлык кирәкле диагностика һәм дәвалау җиһазлары белән тәэмин ителгән. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткән елның сентябрендә эш сәфәре белән Баймакка барганда биредә мәктәп стоматологиясе ачарга кушкан иде.
Баймакның 4нче шәһәр лицеенда стоматология кабинеты инде эшли, тиздән Темәс авылында да ачылачак.
Мәктәп стоматология кабинетлары – “Мәгарифтә күтәрелеш" проектының бер өлеше. Аны Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тормышка ашыра. Барысы да бер стильдә бизәлгән, заманча җиһазланган, лицензияләнән.
Проект төбәктә 61 мәктәпне җәлеп итте инде, бу сан артып тора. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Русиядә лидерлар исәбенә чыкты.
Фото: Башкортстанның Мәгариф министрлыгы
Читайте нас: