+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 февраль 2021, 13:05

Мәктәпләрдә “швед өстәле” булырмы?

Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайда республика мәктәпләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" үтә.

Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайда республика мәктәпләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" үтә.

Башкортстанда мәктәп укучыларын “швед өстәле" төре буенча тукландыруны оештырырга тәкъдим итәләр. Мәктәпләрдә ризык бирүнең мондый ысулын республика Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев карарга киңәш итте.
Ул парламентта барлык кызыксынучы якларны, шул исәптән “Роспотребнадзор” вәкилләрен, мәктәп туклануы операторларын һәм ата-аналар җәмәгатьчелеген чакырып, мәктәпләрдә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру проблемасы буенча фикер алышырга кушты.
"Җәмәгать туклануы өлкәсендә яңа СанПиНнар гамәлгә кертелде, – дип белдерде Константин Толкачев. — Санитар кагыйдәләрдә балалар коллективларында мәҗбүри кайнар ризык белән тукландыру һәм аны буфеттан продукция белән алыштырырга ярамау турында әйтелә. Туклануга карата таләпләр, шул исәптән сәламәтлек буенча махсус диетага мохтаҗ балалар өчен дә билгеләнә. Республикада мәктәп туклануы системасын “Роспотребнадзор” таләпләренә туры китерү өчен тәкъдимнәр эшләргә кирәк".
Мәктәптә туклануның сыйфаты мәсьәләсе дә күтәрелә. Үткәрелгән сораштыру нигезендә, укучыларның ата-аналарының 70 проценты аның турында канәгатьләнерлек фикер йөртә. Әмма шикаятьләр дә җитәрлек.
"Канәгатьсезлек өчен сәбәпләр төрле булырга мөмкин – балаларның зарарлы фастфудка тартылуыннан алып, хезмәт күрсәтүне оештыру проблемаларына кадәр, шуның аркасында балалар салкын аш ашарга мәҗбүр, — ди парламент спикеры. — Нәтиҗәдә, күп кенә укучылар мәктәптә ашамый, ә әзерләнгән ризык ташлана. Бәлки, балаларны “швед өстәле” принцибы буенча тукландырган мәктәп тәҗрибәсен һәм башка кызыклы тәҗрибәләрне да карарга кирәктер”.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас: