Быел яңа вузга кабул итү кампаниясенең ничек узачагы билгеле булды.
Аңа Уфа дәүләт авиация техник университеты һәм Башкорт дәүләт университеты берләшәчәк.
"Безнең гариза конкурста хупланса, берләшү турындагы карарны Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы кабул итсә, үзгәртеп кору чорына ике ел биреләчәк. Быел һәм киләсе елда УДАТУ һәм БашДУ урыннарына кабул итүнең барлык контроль саннары сакланачак, һәм кабул итү кампаниясе югары уку йортлары тарафыннан мөстәкыйль рәвештә үткәреләчәк, - дип аңлатты Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Руслан Казыйханов. - Кабул итү кампаниясендә быел үзгәрешләр булмаячак. Бу - тиз процесс түгел".
Быел БашДУда абитуриентлар кабул ителәчәк урыннар саны - 3 293. Узган елдагы белән чагыштырганда, 40 процентка артык, дип хәбәр итте югары уку йорты ректоры Николай Морозкин.
УДАТУда кабул итүнең контроль саннары 2 100 урын дәрәҗәсендә көтелә, дип өстәде ректор Сергей Новиков.