+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 февраль 2021, 21:05

Ата-аналар, төшке ашка рәхим итегез!

Уфа мәктәпләрендә әти-әниләр өчен дегустация көне үткәреләчәк.

Уфа мәктәпләрендә әти-әниләр өчен дегустация көне үткәреләчәк.

Уфада ата-аналар мәктәп ашханәләрендә ризыкларны үзләре ашап карап, аның сыйфатын бәяли алачак. 26 февральдә мәгариф учреждениеләрендә төшке ашларны дегустацияләү булачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте. Дегустациядә катнашу һәм аны үткәрү вакыты турында өстәмә мәгълүматны мәктәп сайтларында алырга мөмкин булачак.

Дегустация вакытында ата-аналар мәктәп туклануының сыйфатын һәм төрлелеген бәяли һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Элегрәк республика Башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләрдә туклану сыйфатын контрольдә тоту эшен тәнкыйтьләде һәм Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаровка киңәшмәләр графигына ике атнага бер тапкыр мәктәпләрдә туклану буенча сөйләшү кертү бурычы куйды. ВКСта район башлыклары урынбасарлары, иң эре тәэмин итүчеләр, кирәк булганда — директорлар һәм контроль идарәсе вәкилләре булырга тиеш, дип белдерде төбәк җитәкчесе.

“Без мәктәп туклануына иң җитди игътибар бирергә тиеш. Хәзерге вакытта безнең туклану сыйфатын контрольдә тоту буенча эшебез нәтиҗәсез. Мәскәү өлкәсе мисалына әйләнеп кайтып, шуны әйтә алам: аларда көндәлек контроль төрле дәрәҗәдә көн саен алып барыла", — дип белдергән иде Радий Хәбиров.

Фото: yakutia-daily.ru
Читайте нас: