-7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 февраль 2021, 21:40

"Балалар бакчасы сыйфатлы һәм хәвефсез булырга тиеш..."

Иглиндә бу атнада 260 урынга исәпләнгән "Улыбка" балалар бакчасы эшли башлавы турында язган идек.

Иглиндә бу атнада 260 урынга исәпләнгән "Улыбка" балалар бакчасы эшли башлавы турында язган идек.

"Балалар бакчасында 12 төркем, шуларның икесе - ясле, берсе үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен. Төркемнәр матур, уңайлы, иң мөһиме — җылы. Балалар бакчасында психолог, логопед кабинетлары, изостудия һәм медпункт бар.

“Билгеле, бер яңа балалар бакчасы сафка басу белән Иглин районында чиратларга бәйле проблеманы хәл итеп булмый. Биредә яшәүчеләр бик күп. Шулай да "Звездный" бистәсендә яшәүчеләр өчен бу проблеманы хәл иттек. Яшь әниләр, декрет ялы беткәнен көтеп тормыйча, эшкә чыга алачак. Димәк, бу гаиләләрнең тормышы яхшырачак.

Халык белән аралашканда еш кына яңа балалар бакчасы,яки мәктәп төзү турында үтенечләрне ишетәм. Бу эшне без планлы рәвештә алып барабыз. Бу объектлар, бер яктан - җитди акчалар, икенче яктан, зур әхлакый җаваплылык таләп итә. Балалар учреждениеләре сыйфатлы итеп төзелергә һәм аларда хәвефсез булырга тиеш. Бу - безнең принциплар”, — дип язды социаль челтәрләрдәге битендә төбәк Башлыгы.

Фото социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: