-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 февраль 2021, 12:55

Безнең “бишле” яхшырак!

Мәктәптә белем алу буенча һәр илнең башкалардан аерылып торган кызыклы үзенчәлекләре бар.

Мәктәптә белем алу буенча һәр илнең башкалардан аерылып торган кызыклы үзенчәлекләре бар.
Безнең укучылар мәктәпкә 1 сентябрьдә барса, Япониядә уку елы апрельдә башлана. Анда беренче чирек 20 июльдә тәмамлана, ә җәйге каникуллар нәкъ менә 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Икенче чирек декабрь ахырына кадәр сузыла, аннары — кышкы каникул, гыйнвардан марткача — өченче чирек, апрельгәчә — язгы каникул. Язгы каникул вакытында укучылар бер сыйныфтан икенчесенә күчерелә. Япониядә укытучылык эшендә ир-ат мәшгуль, хатын-кыз укытучылар бик аз.

Чехиядә белем биш баллы система буенча бәяләнә. Тик “бишле” — иң начар, “берле” — иң яхшы билге. Анда бер укытучы берничә предметтан, мәсәлән, физкультура белән математикадан, яки туган тел һәм химиядән белем бирә.
Финляндиядә бер сыйныфта — укытучы белән аның ярдәмчесе берьюлы эшли. Һава торышының нинди булуына карамастан, укучылар һәр дәрестән соң мәҗбүри рәвештә саф һавада йөреп керә. Ә такта янына җавап бирергә, әгәр ул теләмәсә, укучыны көчләп чыгармыйлар.
Кубада өлкән сыйныф укучылары нинди дә булса һөнәргә өйрәнә. Шәһәр мәктәбендә белем алучылар 5-7 атнага авыл хуҗалыгы эшләренә җәлеп ителә.
Швециядә мәктәп директоры ата-аналарның ризалыгы белән сәләтле укучыларны уку елы барышында ук югарырак сыйныфка күчерә ала.
Кытайда кышкы каникул декабрь ахырыннан февраль башына — илдә Яңа елны бәйрәм итүгә кадәр сузыла.
Ирландиядә 6-15 яшьлек укучыларга — дәресләргә йөрү мәҗбүри, студентларга — ирекле.
Норвегиядә 8нче сыйныфка кадәр укучыларга дәрестә бернинди дә билге куелмый.
Фото социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: