+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 февраль 2021, 17:20

Имтихан көннәре билгеләнде

БДИ үткәрү кампаниясе 31 майда башлана.

БДИ үткәрү кампаниясе 31 майда башлана.
Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү кампаниясе 31 майда география, әдәбият һәм химия фәннәре буенча сынаулардан башлана, урыс теле буенча имтихан 3-4 июньдә узачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә.

11нче сыйныф укучыларына дәүләт аттестациясе үткәрү тәртибе проекты 2021 елда төп (31 майдан 2 июльгә кадәр) һәм өстәмә (12-17 июль) БДИ тапшыру чорларын үткәрүне күздә тота.
7 июньдә профильле математика буенча имтихан булачак.
Тарих һәм физика — 11 июньгә, җәмгыять белеме — 15 июньгә, биология һәм чит телләр буенча БДИның язма өлеше 18 июньгә билгеләнгән.
Чит телләр буенча имтиханның телдән өлеше 21-22 июньдә узачак. Информатика буенча БДИны шулай ук ике көнгә: 24-25 июньгә бүлгәннәр.
БДИ тапшыру өчен резерв көннәр 28-29 июньгә һәм 2 июльгә, өстәмә тапшыру вакыты 12, 13, 14 һәм 17 июльгә планлаштырылган. Урыс теле һәм математика буенча чыгарылыш имтиханнары (ГВЭ-11) инвалидлар һәм вузга укырга керергә җыенмаучылар өчен 25 һәм 28 майга билгеләнгән. 8 һәм 10 июнь — резерв көннәре, июль һәм сентябрь айларында өстәмә көннәр планлаштырылган.
Фото социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: