+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 февраль 2021, 16:45

"Искечә фикер йөртү һәлакәткә илтә"

Уфа дәүләт авиация техник университеты ректоры Сергей Новиков, югары уку йортларына максатларга ирешү һәм нәтиҗәлелекне арттыру өчен вакытында эшне яңартырга кирәк, дип саный.

Уфа дәүләт авиация техник университеты ректоры Сергей Новиков, югары уку йортларына максатларга ирешү һәм нәтиҗәлелекне арттыру өчен вакытында эшне яңартырга кирәк, дип саный.

Бу хакта ул БашДУ һәм УДАТУ берләшүенә багышланган матбугат конференциясендә белдерде.

"Без, искечә фикер йөртеп, һәлак булырга тиеш түгел - бу техник прогресска каршы, ниндидер яңаны кертүгә каршы чыгыш ясау. УДАТУ һәм БДУ - шактый уртача яхшы уку йортлары. Ә без яхшы булырга телибез. Моның өчен кыю карарлар кирәк. Ун ел эчендә без биш меңгә якын студентны югалттык. Татарстан белән чагыштырганда, бездә бер галимгә финанслау ике тапкыр кимрәк. Без финанслау өчен көрәшергә тиеш. "Приоритет-2030" программасы яңа, ләкин аны алдан ук кире кагу дөрес түгел", - дип саный УДАТУ ректоры.

Ул УДАТУ һәм БашДУның берләшү идеясен тәнкыйтьләүчеләргә Башкортстанның югары белем бирү системасын үзгәртеп оештыруның нәтиҗәлерәк юлын тәкъдим итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Фото: Башинформ
Читайте нас: