Бүген “Башкортстанда белем бирү: вузларны берләштерүнең уңай һәм кире яклары. Төбәктә югары белем бирү институтларын үстерү” темасына матбугат конференциясе узды.
Русия һәм дөнья рейтингларына чыгу өчен югары уку йортлары "перезагрузка"га мохтаҗ, дип белдерде анда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов.
"Югары уку йортлары эшләрен яңартып коруга мохтаҗ, чөнки алар СССРда планлы икътисад өчен булдырылган. СССРдан Русиягә мирас булып якынча 700-800 югары уку йорты калган, әмма 2000 елларда вузларның базар икътисадына туры килмәве ачыкланды. 2010 елларда федераль югары уку йортларын төзү программасы башланды. Башкортстан ул чакта, нишләптер, әлеге программада катнашмаска булган. Ректорларның амбицияләре мөмкинлек бирмәгән. Башкалар бу вакытта үз вузларына ресурслар җәлеп итте. Безнекеләр аз гына база кеременнән канәгать калды.
Нәтиҗәдә, студентлар чит төбәкләргә китә башлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларының яртысына кадәр башка төбәкләргә китә. Шул ук вакытта безнең укучылар олимпиадаларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, әмма алар бездә калмый. Республика импортер түгел, ә экспортер булырга тиеш. Безгә Русия һәм дөнья рейтингларына чыгарга кирәк".
Азат Бадранов фикеренчә, берләшүне тәнкыйтьләүче һәм бүгенге уку йортларына комплимент яудыручы хөрмәтле кешеләр үз заманы кысаларында фикер йөртә.
Фото: башинформ