+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 февраль 2021, 21:50

Яңа уку йорты "Башкортстан" сүзе белән башланачак...

Бүген «Коммерсантъ-Башкортстан» гәзитенең БашДУ белән УДАТУны берләштерүгә багышланган матбугат конференциясендә яңа уку йортының атамасы турында фикер алышу булды.

Бүген «Коммерсантъ-Башкортстан» гәзитенең БашДУ белән УДАТУны берләштерүгә багышланган матбугат конференциясендә яңа уку йортының атамасы турында фикер алышу булды.

Анда "Башкортстан" сүзе сакланачак.

«Бу - җәмәгатьчелекнең зур теләге, моның белән республика Хөкүмәте дә килеште. Милли тәңгәллек сакланырга тиеш. Хәзерге вакытта булачак вузның ничек аталачагы турында фикер алышу дәвам итә", - диде вице-премьер Азат Бадранов.

Аның сүзләренә караганда, берләшкән вузда башкорт телендә төбәк компоненты булган факультетлар сакланачак, башкорт, татар теле һәм әдәбияты кафедралары эшләячәк.

Искәртеп узабыз, беренче тапкыр республиканың ике эре вузын берләштерү идеясе турында Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин быел гыйнвар азагында белдерде. Хакимият фикеренчә, бу, беренче чиратта, яңа мәгариф учреждениесенә көндәшлеккә сәләтле булырга ярдәм итәчәк.

Хөкүмәттә белдерүләренчә, берләштерү мәсьәләсе хәл ителгән инде. Проектның механизмы һәм «юл картасы" актив эшләнү стадиясендә.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас: