+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 февраль 2021, 16:45

"Яхшы укучылар читкә китә"

Башкортстан төбәкләр арасында кадрлар ресурслары өчен көрәштә катнаша, шуңа күрә яшьләрне төбәккә җәлеп итү буенча карарлар кирәк, дип саный республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Урал Килсенбаев.

Бу хакта ул БашДУ һәм УГАТУның берләшүенә багышланган матбугат конференциясендә белдерде.

«Бездә Русия төбәкләре арасында көрәш һәм ярыш бара. Республика читтә калмый. Бу - кеше ресурслары өчен гадәти көрәш. Без абитуриентларның, мәктәп тәмамлаучыларның кая китүләрен анализлый башлагач, алар кире кайтмый дигән нәтиҗәгә килдек.

Мәсәлән, Дүртөйледә 500гә якын кеше мәктәп тәмамлый. Шуларның 260ы күрше республикага китә, 200дән артыгы Уфага, калганнары башка вузларга бара. Бу кадрларның күпләп китүенә китерә. Күпләр, шул исәптән иң яхшы кадрлар да, шунда кала бит. Бу - бик зур проблема. Күп еллар дәвамында моңа игътибар итмәдек, шуңа күрә бүген сыйфатлы кадрларыбыз да юк".

Ул билгеләп үткәнчә, республикадан кадрлар агымын туктату Башкортстанга үсмерләрне һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын җәлеп итеп кенә мөмкин.

Фото:
postupi.online
Читайте нас: