-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 февраль 2021, 22:05

Ак юл сезгә, кичәге студентлар!

Шушы көннәрдә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының читтән торып уку бүлеге студентлары татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча диплом алды.

Шушы көннәрдә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының читтән торып уку бүлеге студентлары татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча диплом алды.

Чыгарылыш төркемендә 17 студент арасында Башкортстан һәм Татарстан республикаларыннан укучылар бар иде.
Быелгы чыгарылышның үзенчәлеге пандемия аркасында килеп туган вәзгыятькә бәйле булды. Студентлар да, укытучылар да яңа уку-укыту форматына җайлашты. Шул исәптән, квалификацион чыгарылыш эшен яклау да онлайн форматта узды.
БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов үзенең чыгышында: "Быелгы уку елы укытучыларга да, студентларга да җиңелдән бирелмәде. Шулай булуга карамастан, пандемия тудырган авырлыклардан, уңайсызлыклардан чыгу юлларын бергәләп эзләдек һәм таптык. Киләчәктә сайлаган һөнәрегезнең осталары булып, эшегезне яратып башкарырга насыйп булсын" - диде һәм уңышлар теләде.

Фото: Зөһрә Исламова.
-


Читайте нас: