+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 февраль 2021, 17:45

Балалар җәйне көтә

Республика башкаласында җәйге сәламәтләндерү сезонына әзерлек башланды.

Республика башкаласында җәйге сәламәтләндерү сезонына әзерлек башланды.

Быел җәй айларында Уфа укучылары өчен 15 шәһәр яны лагеры үз ишекләрен ачачак, дип хәбәр итте башкала мэриясе башлыгы Сергей Греков.
“Узган елда аңлаешлы сәбәпләр аркасында балалар ялын тулысынча оештырырга мөмкинлек булмады. Быел 20 меңгә якын бала лагерьларга барыр дип планлаштырабыз”, — диде Уфа шәһәре Советының чираттагы 75нче утырышында мэр Сергей Греков.
Билгеле булуынча, 2021 елның февралендә пандемия шартларында җәйге балалар ялын оештыру буенча "түгәрәк өстәл" узган иде.

Фото: gorodok-tlt.ru
Читайте нас: