Остазлары үрнәгендә күренекле галим Камил Әхияров үзе дә чын-чыннан илкүләм танылу алган көчле педагогик мәктәп булдырды.
Камил Шәехморза улы бик бәхетле кеше – Илеш районының Югары Манчар авылында югары мәдәниятле гаиләдә туган. Эшләре һәрвакыт җир белән бәйле әти-әнисе Шәехморза Әхияр улы һәм Гөлзифа Шакир кызы алты бала үстергән.
Хезмәт юлын көтүче булып башлаган Шәехморза туган җирен ярата, анда хезмәт салучы кешеләрнең хәлен, уй-омтылышларын күреп-белеп үсә. Шуңа күрә 30нчы елларда күмәк хуҗалыклар оештыру хәрәкәтенә актив кушыла. Авылда бу гаиләнең абруе югары була: яше-карты бирегә кайсысы киңәш сорап, кайсысы шатлык уртаклашып килә.
Төрле елларда М. Калинин исемендәге колхоз рәисе, Яркәй МТСы директоры буларак, Ш. Әхияров II Бөтенсоюз колхозчы ударниклар съездында катнаша, 1935 елның февралендә Советларның VII съезды эше барышында И. В. Сталин, К. Е. Ворошилов, М. И. Калинин, Н. К. Крупская белән очрашып сөйләшә.
Тормышны яратырга, кешеләргә кирәкле, җәмгыятькә файдалы булырга тырышу Әхияровлар гаиләсендә катгый традиция була. Бу сыйфат буыннардан-буыннарга тапшырылып килә. Камил Шәехморза улы әти-әнисеннән кабул иткән мондый сыйфатларны үз балаларында да тәрбияләгән. Игезәк кызлары Эра белән Эльза – үз һөнәрләре буенча киң билгеле белгечләр. Эра – офтальмолог, Башкортстанның атказанган табибы; Эльза – биология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, генетика лабораториясе мөдире, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылган галим-генетик.
Камил Әхияров К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң Борай районының Чалкак урта мәктәбендә 12 ел дәвамында укытучы һәм директор булып эшли. СССР Педагогия фәннәре академиясендә кандидатлык диссертациясе яклап ун ел үткәч, КПСС өлкә комитеты карары белән Бөре дәүләт педагогия институтының укыту һәм фән эшләре буенча проректоры итеп тәгаенләнә. Тиздән ректор булып китә һәм бу югары вазифаны 1963-89 елларда башкара. Институтка тумыштан педагог булган, галим-тикшеренүче һәм оештыручы талантына ия, энергиясе ташып торган кадрның килүе заман рухына да, институт алдына куелган таләпләргә дә туры килә. Институтта аның башлангычы белән СССР Педагогия фәннәре академиясенең Хезмәткә өйрәтү һәм һөнәр юнәлеше фәнни-тикшеренү институты проблема лабораториясе ачыла. Аның төп тематикасы “Укучылар хезмәт бригадаларының педагогик нигезләре” дип билгеләнә.
Камил Шәехморза улы 26 елга сузылган ректорлык чорында институтның матди-техник базасын ныгытуга гаять зур игътибар бирә. Ике уку корпусы, студентлар тулай тораклары өчен өч корпус, хезмәткәрләр өчен 200дән артык фатир төзелә.
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының 1989-2006 елларда мәктәпкә идарә итүнең фәнни нигезләре кафедрасы мөдире, 2007 елдан мәктәп балаларын профильле өйрәтү буенча гыйльми-методик үзәк җитәкчесе булып эшләде. Ул барлыгы 700дән артык гыйльми һәм уку-методик хезмәт язган, аларның кайберләре чит илләрдә дә басылып чыккан. Галимнең гыйльми хезмәтләре фактик материалларның яңалыгы, байлыгы, тирән анализ һәм гомумиләштерелүе белән аерылып тора. К. Ш. Әхияров Башкортстанда беренче булып 1996 елда Русия Мәгариф академиясенең мөхбир әгъзасы итеп сайланды.
Ул – Башкортстанда гына түгел, Идел буе һәм Урал төбәкләре халыкларының рухи мәдәнияте тарихын өйрәнүгә дә зур өлеш керткән галим. Аның җитәкчелегендәге фәнни хезмәткәрләр коллективы тарафыннан Русиянең һәм БДБ илләренең вузлары һәм училищелары педагогик коллективлары өчен этнопедагогика махсус курсы буенча программа һәм уку әсбабы эшләнеп нәшер ителде. Камил Шәехморза улы җитәкчелегендәге гыйльми мәктәп Урал һәм Идел буе гомуми белем бирү мәктәпләренә, югары уку йортларына мәгарифнең модернизацияләнүе шартларында укыту барышына яңа технологияләр кертү буенча зур гыйльми-методик ярдәм күрсәтте.
1951 елдан 2014 елга кадәр сузылган хезмәт эшчәнлеге дәверендә аның тарихи очрашулары күп булды: Мостай Кәрим, Зыя Нуриев, Мидхәт Шакиров, Георгий Жуков, Михаил Шолохов, Сергей Михалков, Муса Гәрәев; СССРның, РСФСРның, Башкортстанның барлык мәгариф министрлары, илнең күп кенә билгеле галимнәре белән... СССРның барлык союздаш республикаларында, Һиндстан, Франция, Кытай, Төркия, Германия, Финляндия, Болгария, Венгрия, Кипр, Мисыр, Чехославакиядәге очрашулар күпме булды!
Камил Шәехморза улының XX гасырның данлыклы педагогы, Социалистик Хезмәт Герое Василий Сухомлинский белән очрашулары якташыбыз хәтерендә якты сәхифәләр булып саклана. Яза башлаган берничә китабын тәмамлау өчен гомеренең соңгы минутларына кадәр барлык тырышлыгын салган Василий Александрович: “Иң югары бәхет – кеше иҗат итү”, – дип әйтә торган булган. “Тормышыбызда иң мөһиме нәрсә?” – дип сораганнар. “Уйлап та тормыйча җавап бирәм: балаларга мәхәббәт”, – дигән ул. Шуңа да тормышындагы иң төп китапны “Йөрәгемне балаларга бирәм” дип атаган.
К. Ш. Әхияровның югарыда телгә алынган 700 гыйльми хезмәтенең яртысыннан күбрәге хезмәт тәрбиясенә багышланган. Балалар активлыгының файдалы эшчәнлек, рухият, тәртип һәм патриотизм кебек формалары нәкъ менә хезмәт белән билгеләнә бит. Педагоглар балаларның файдалы хезмәттә катнашуын, аларның хезмәткә һәм хезмәт кешесенә мөнәсәбәтен төп нигез дип исәпли. В. А. Сухомлинский белән К. Ш. Әхияров мәктәп укучыларын тормышка, гамәли эшчәнлеккә аларны җитештерүчәнле хезмәттә тирән уйланылып, системалы рәвештә катнаштырып кына әзерләргә мөмкин булуын кабат-кабат искәрттеләр. Аларның раславы буенча, мәктәп анда 5 культ патшалык иткән хәлдә генә чын-чыннан культура (мәдәният) учагы була ала. Менә алар: Туган ил культы. Кеше культы. Китаплар культы. Туган тел культы. Җитештерүчән иҗтимагый-файдалы хезмәт культы. Абруебыз тапланмасын өчен без иң белемле, зыялы һәм рухи яктан бай кешеләр булырга тиешбез.
Камил Әхияров фәнни-педагогик кадрлар әзерләүгә һәрвакыт зур игътибар бирде. Башкортстан тарихында беренче булып аның башлангычы белән педагогия фәннәре кандидаты һәм докторы диссертациясе яклау буенча махсус совет ачылды. Аның гыйльми җитәкчелегендә 200дән артык диссертация әзерләнде һәм якланды.
Фән һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен Камил Әхияров Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары, “СССР мәгариф отличнигы”, “СССР югары мәктәп отличнигы”, “Русиянең югары һәм һөнәри белеме шәрәфле хезмәткәре” билгеләре, “Фидакарь хезмәт өчен”, “В. И. Ленинның тууына 100 ел”, К. Д. Ушинский, Н. К. Крупская, А. С. Макаренко, В. А. Сухомлинский, М. А. Шолохов, И. В. Сталин медальләре белән бүләкләнде. Ул – БАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы, БАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе. СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашты. “Авыл мәктәпләре укучыларын политехник хезмәткә әзерләүнең социаль-педагогик нигезләре” проблемасы буенча эшләр өчен К. Ш. Әхияров җитәкчелегендәге хезмәткәрләр коллективына 1985 елда Башкортстан комсомолының фән, техника һәм хезмәт өлкәсендә премиясе бирелде. 80 яше тулган елда аның биографиясе “Русиянең күренекле галимнәре” интернет-энциклопедиясенә кертелде.
Камил Шәехморза улы – республиканың авыл урта мәктәбе директорлары арасыннан беренче булып педагогия фәннәре кандидаты диссертациясе яклаган кеше (1962 ел). Ул шулай ук республикадагы беренче педагогия фәннәре докторы (1974 ел). Украина ССР Мәгариф министрлыгының А. С. Макаренко медале белән бүләкләнгән бердәнбер якташыбыз да ул (1964 ел).
Хөрмәтле Камил Шәезморзинович!
Туган көнегез уңаеннан Балтач районы педагогларының котлавын да кабул итегез. Заманында Сез безнең район мәктәпләре буйлап күп йөрдегез, директорлар, укытучылар, укучылар, аларның ата-аналары белән күптапкырлар очраштыгыз. Төрле яклап безгә күрсәткән ярдәмегезне без онытмыйбыз.
Сезгә киләчәктә дә уңышлар, исәнлек-саулык, бәхет юлдаш булсын!
Яхъя Мөниров,
мәгариф ветераны,
Балтач районының шәрәфле шәхесе.
(Фотолар авторның шәхси архивыннан).