-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 февраль 2021, 20:25

Музей мәктәп горурлыгы булачак!

Тиздән Уфаның 25нче белем бирү үзәгендә интерактив-этнографик музей ачыла.

Тиздән Уфаның 25нче белем бирү үзәгендә интерактив-этнографик музей ачыла.

Башкортстанның дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә субсидия рәвешендә грантлар конкурсында төбәкнең 12 белем бирү оешмасы җиңүче булды. Алар арасында Уфа шәһәренең 25нче белем бирү үзәге дә бар.

Әлеге үзәк “Татар телен өйрәнүгә җәлеп итү ысулы буларак, интерактив-этнографик музей” проекты белән җиңү яулады һәм грант отты. Җиңү китергән проектны конкурска мәктәп директоры Илдар Саяпов, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Тарасова, директор урынбасарлары – Гөлкәй Байморатова һәм Ольга Емелева тәкъдим иткәннәр.

“25нче белем бирү үзәге”ндә 1991 елдан алып татар теле тирәнтен өйрәнелә. Белем учагында 2004 елда татар халкының яшәеше, милли үзенчәлекләре белән укучыларны якыннанрак таныштыру максатында музей оештырыла.

— Безнең белем учагында музей татар өен күздә тотып оештырылган иде. Биредә милләтебезнең милли йөзен билгеләүче, халкыбызның үткәнен, гореф-гадәтләрен чагылдыручы материаллар тупланды. Аларны туплауда укытучыларыбызның, укучыларыбызның, Нижегородка бистәсендә яшәүчеләрнең өлеше зур, — ди директор урынбасары Гөлкәй Байморатова.

Бу уку елында мәктәптә капиталь ремонт үткән. Ремонттан соң, музейны да заман таләпләренә ярашлы итеп үзгәртү мөмкинлегенә укытучылар да, укучылар да бик шат.

— Балаларга халкыбызның рухи-мәдәни кыйммәтләре нигезендә белем һәм тәрбия бирү, тарихны, традицияләрне, гореф-гадәтләрне өйрәнү
аларның белемнәрен тирәнәйтә, дөньяга карашларын киңәйтә, милли горурлык хисләре уята. Боларның барысын да заманча интерактив-этнографик музей аша тормышка ашыру мөмкин булачак. Әлеге вакытта яңа материаллар туплана, экспонатлар яңартыла, җиһазлар алына. Бу музей укучыларыбызны үзенчәлеге белән җәлеп итеп торыр, биредә тикшеренү һәм иҗат эшләре белән шөгыльләнергә, фәнни конференцияләр оештырырга, татар теле һәм әдәбияты, Башкортстан мәдәнияте дәресләрен үткәрергә дә мөмкин булачак, — ди мәктәп директоры Илдар Альфред улы.

Фотолар мәктәп сайтыннан.


Читайте нас: