Нефтекама шәһәрендә эш башлаган полилингваль татар мәктәбе алдагы елларда Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарыннан да укучылар кабул итәчәк.
Бүгенге мәгариф системасы укытучылар алдында яңа бурычлар куя, ул зур тырышлык, новаторлык идеяләре таләп итә, көндәшлеккә сәләтле, актив, берничә телне белүче, яңа технологияләр белән файдалана алучы укучылар үстерүне максат итеп куя. Бу максатларга ирешер өчен республикада зур эш алып барыла, шуларның берсе — полилингваль мәктәпләр ачу. Шундый уку йортларының берсе Нефтекама шәһәрендә төзелде.
Мәгариф учреждениеләренең берсе булган элекке 1нче мәктәп-интернат ябылуына җиде ел үтте һәм менә, ниһаять, республика Хөкүмәте һәм шәһәр хакимияте тарафыннан буш торган бинада полилингваль мәктәп ачу турында карар кабул ителде. Озакка сузмыйча, 2019 елда бинаны реконструкцияләү башланды. Кыска вакыт эчендә “Нефтекамскстройзаказчик” муниципаль унитар предприятиесе тырышлыгы белән күләмле ремонт эшләре башкарылды, Нефтьчеләр урамындагы ташландык бина заманча мәктәпкә әверелде. Монда, әлбәттә, төзекләндерү эшләрен финанслаган “Башнефть” компаниясенә зур рәхмәтләрне җиткерергә кирәк, Социаль максатлы программалар фонды аша компания бирегә 126 миллион сум акча юнәлтте. Җиһазландыруга тотынылган 46 миллион сум республика һәм шәһәр бюджетларыннан бүленде.
Полилингваль мәктәпнең үзенчәлеге шунда ки, ул — татар, инглиз, урыс һәм башкорт телләрен өйрәнүгә юнәлтелгән заманча белем бирү учреждениесе. Ә җиһазланышы буенча — кечкенә кванториум.
— Биредә уку кабинетларын җиһазландыруга гына да алтмыш миллион сум тотынылды. Әле эшләр тәмамланмаган. Биредә, шулай ук, буш торган икенче бина бар, анда уку кабинетлары һәм 75 урынга тәгаенләнгән интернат төзергә уйлыйбыз. Проект кысаларында биналарны җылы коридор белән тоташтыру күзаллана, — ди шәһәр хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев.
Унөч якты, иркен уку кабинеты, дүрт лингафон, робототехника кабинетлары, иркен спорт залы, китапханә, медицина бүлмәсе — барысы да заманча техника белән җиһазландырылган. Уку кабинетларында — интерактив такталар, заманча мультимедиа системасы, микроскоплар, смарт-глобуслар, киң мониторлы компьютерлар, тәҗрибә өчен уку кейслары — болар һәр укытучының хыялыдыр. Лингвист-укытучылар өчен лингафон кабинетлары зур ярдәмче булып тора, аларны җиһазлау һәр укучы белән сыйфатлы дәрәҗәдә эшләргә мөмкинлек бирә, бу дәресләрнең нәтиҗәлелеген берничә тапкыр арттырачак. Хәтта коридорларда да интерактив панельләр урнашкан — алар “акыллы” һәм күңелле тәнәфесләр өчен кулланылачак. Робот техникасы кабинеты да таң калдыра. Ул халыкара стандартлар дәрәҗәсендә җиһазландырылган һәм укучыларны “Ворлдскилс”— үсмерләрне һөнәри ярышларга әзерләү мәйданчыгы булачак. Биредә балалар программалаштыруның барлык дәрәҗәләрен, компьютер графикасын өйрәнәчәк, роботларны конструкцияләячәк һәм программалаштырачак.
— Без инде 1-5нче сыйныф укучыларын яңа мәктәпкә җыйдык, биредә 180 баладан торган җиде сыйныф-комплект ачу планлаштырыла. Белем бирү процессы бер сменада тулы көн режимында оештырылачак. Яңа полилингваль мәктәптә беренче сыйныфтан урыс, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнү күздә тотыла. Икенче сыйныфтан — билингваль нигездә (урыс һәм татар телләрендә) сәнгать-эстетик цикл предметларын өйрәнү, IT-әзерлек, LEGO-конструкцияләү, 3D-модельләштерүне оештыру. 5нче сыйныфтан программада — икенче чит телне өйрәнү; математиканы, информатиканы тирәнтен өйрәнү күздә тотыла. Полилингваль мәктәпләрдә республиканың киләчәге тәрбияләнәчәк, дип, республика Башлыгы Радий Хәбиров безнең алда зур бурычлар куйды, аны тормышка ашырыр өчен барлык көчне салачакбыз, — ди полилингваль мәктәп директоры Илдар Мортазин.
Шушы көннәрдә эш сәфәре белән Нефтекамада булган республика Башлыгы Радий Хәбиров полилингваль мәктәп белән танышып чыкты һәм башкарылган эшләрдән канәгать калды.
— Әлеге мәктәпне ачып, без шәһәрдә уку урыннарын киңәйтүгә ирештек. Матди яктан без барысын да эшләдек, хәзер инде сүз укытучыларга, алар тырышлык салырга тиеш, — диде ул.
Сүз дә юк, татар мәктәбе ачылу — Нефтекама татар җәмәгатьчелеге өчен зур шатлык. Шунысы аеруча куанычлы: мәктәп-интернат алдагы елларда республиканың төньяк-көнбатыш районнарыннан да укучылар кабул итәчәк.
Татар теленә, гомумән, республикада яшәүче халыкларның туган телләрен үстерүгә хөкүмәт дәрәҗәсендә шундый зур игътибар бүленүе хуплауга лаек.
Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: шәһәрдә һәр телне үстерү өчен шартлар тудырылган. Ә татар теленә килгәндә, бүгенге көндә шәһәр мәктәпләренең 16сында татар теле укытыла, җәмгысы югары квалификацияле 16 укытучы туган татар теленнән белем бирә, алар арасында республика, төбәкара конкурс, олимпиада, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр дә күп. Әйтик, узган уку елында “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” республика бәйгесендә Нефтекама укытучысының җиңүе дә шәһәрдә татар телендә укытуның югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли.
Нефтекама — мәгариф тармагы нәтиҗәле үсешүче шәһәрләрнең берсе. Бездә республикада беренчеләрдән булып технопарк, ресурс үзәкләре ачылды, укудан тыш вакытта сәләтләрне үстерер өчен барлык шартлар да тудырылган, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә йөздән артык төрле түгәрәк эшли. Полилингваль мәктәпнең дә тиз арада үзен танытасына шик юк.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.