Белем бирү учреждениеләре хәзер әзерләнгән ризыкларның фотоларын, шулай ук көндәлек менюны үзләренең рәсми сайтларында урнаштыра. "Сәламәт һәм актив озын гомерлелек" елында мәктәп укучыларының туклануы аерым игътибар үзәгенә алына.
Шуны күз уңында тотып, бүген Башкортстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны кайнар тукландыруны оештыруга ата-аналар контроле кысаларында “Башкортстанның ата-аналары сәламәт туклану яклы!” бердәм республика Ачык ишекләр көне узды. Кырмыскалы районының мәгариф учреждениеләре дә бу акциядән читтә калмады.
Бу көнне ата-аналар, мәктәп ашханәсендә булып, балаларның туклануының сыйфатына бәя бирү, ризыкның сыйфатын раслый торган документлар белән танышу мөмкинлеге алды. Ашнакчылар һәм мәктәп җитәкчеләре иртәнге һәм төшке ашлар өчен азык-төлекне ничек әзерләүләре һәм кайдан китерүләре турында сөйләде.
Ә укучылар өчен “Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе” дәресләре, “Минем яраткан ризыкларым”, “Тәмле һәм сәламәт ризык турында” рәсемнәр конкурслары һәм “Дөрес туклану турында сөйләшү” программасы кысаларында сыйныфтан тыш чаралар узды.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.