+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 февраль 2021, 07:50

30 градус салкында мәктәпкә барырга ярыймы?

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы моңа ачыклык кертте.

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы моңа ачыклык кертте.

Февральнең соңгы атнасы быел коточкыч салкыннары белән истә калачак. Соңгы көннәрдә республиканың кайбер районнарында 35-38 градуска кадәр суыклар һәм көчле җил күзәтелде. Әти-әниләргә, балаларын иртән мәктәпкә озатыр алдыннан, урамдагы һава торышына игътибар итәргә кирәк.

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында һава температурасына карата мәктәпләрдә дәресләр булмавы турында аңлатма бирделәр.

Көчле салкыннар аркасында дәресләр булмавы турындагы карарны, климатны, агымдагы һава шартларын, грипп һәм ОРВИ белән авыручы укучылар санын исәпкә алып, һәр мәктәп мөстәкыйль кабул итә, дип ачыкладылар ведомствода. Шул ук вакытта баланың мәктәпкә бару-бармавы турындагы соңгы карарны аның әти-әнисе кабул итә. Әмма мәктәп нинди генә температура булганда да һәм укучыларның санына карамый уку процессын оештырырга тиеш.

Федераль нормативлар буенча, авыл мәктәпләренең 1-4нче сыйныф укучылары - 23 градустан түбәнрәк температурада, шәһәр мәктәпләренең 25 градустан түбәнрәк салкын булганда дәресләргә килмәскә хокуклы. 5-9нчы сыйныф укучылары өчен авыл мәктәпләрендә - 25, шәһәр мәктәпләрендә 27 градус салкын булганда дәресләр гамәлдән чыгарыла.

Өлкән сыйныф укучылары авыл мәктәпләрендә һава температурасы — 30 градус, шәһәр мәктәпләрендә 32 градус суык булганда дәрескә йөрмәскә мөмкин.

Фото: lentachel.ru
Читайте нас