+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 февраль 2021, 08:30

Укытучылар чын эш хакларын күрсәтә башлаган

Русия педагоглары, Михаил Мишустинның аларның хезмәт хакын ачыкларга кушуына җавап итеп, флешмоб оештырган. Флешмоб кысаларында алар үзләренең хезмәт хакы күрсәтелгән кәгазь фотосурәтләрен Интернетка куя.

Русия педагоглары, Михаил Мишустинның аларның хезмәт хакын ачыкларга кушуына җавап итеп, флешмоб оештырган. Флешмоб кысаларында алар үзләренең хезмәт хакы күрсәтелгән кәгазь фотосурәтләрен Интернетка куя.


Узган елның декабрендә Мишустин 2021 елның 1 мартына кадәр, минималь хезмәт хакын исәпкә алып, укытучыларга хезмәт хакын яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмдә түләү системасын камилләштерү буенча чаралар тәкъдим итәргә кушкан иде. Череповец шәһәренең мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы Премьер-министрга “ярдәм итәргә” һәм “педагогларның хезмәт хакы турында дөреслекне сөйләргә” карар иткән.


“Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустинның Хөкүмәт утырышында бюджет оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакы турындагы чын мәгълүматларны җыярга кушуы турындагы хәбәр басылганнан соң, төркемдәге безнең адреска педагоглар яза һәм үз хисап кәгазьләрен җибәрә башлады. Педагоглар ризалык биргән очракта, ул язуларны бастырачакбыз”, — диелә "ВКонтакте"да профсоюз төркеме хәбәрендә.


Соңрак флешмобка Русиянең башка төбәкләреннән дә укытучылар кушылды.

“Миндә оклад кына, 18 сәгать өчен 11 мең сумнан аз гына артык. Сыйныф җитәкчелеге өчен - өстәмә 5 мең сум. Бу айда, әйтик, салым тотып калуларны исәпкә алып, мин бары тик 4,3 мең сум акча алдым. Билгеле, төрле мәктәптә төрлечә түлиләр. Бездә исә хезмәт хакы аз. Соңгы вакытта элек булган өстәмә түләүләрнең күпчелеген кире алдылар. Бер айга барлыгы 15,6 мең сум акча алам”, — дип, K1NEWS.RU басмасы Кострома мәктәпләренең берсендә эшләүче укытучының сүзләрен китерә.


Фото: activityedu.ru
Читайте нас