Айбулат Хаҗин билгеләвенчә, Башкортстанда инде икенче көн “Ачык ишекләр көне” үтә, анда барлык теләүчеләр мәктәптә балаларны ничек ашатулары белән таныша алды.
— Дегустациягә тәкъдим ителгән барлык ризыклар мәктәп тарафыннан раслана һәм санитар-эпидемиология таләпләренә туры килә. Шуны искә алырга кирәк, без сәламәт туклану принципларына, укучыларның яшь үзенчәлекләренә таянабыз. Бәлки, без кайдадыр тозлап бетермибез, кайдадыр шикәр азрак салабыз. Әмма балансланган туклану гына укучы өчен сәламәт туклану рационын булдырырга мөмкинлек бирә, — диде ул һәм, ата-аналар өчен мондый аралашу форматы даими булачак, дип ышандырды.