+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 март 2021, 13:05

Мәктәп укучыларының туклануы ныклы контрольгә алына

Хөкүмәттә мәктәп туклануын оештыру сыйфатын арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Хөкүмәттә мәктәп туклануын оештыру сыйфатын арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


Бүген, 1 мартта, Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган киңәшмәдә мәктәптә туклануны оештыру сыйфатын арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


— Без мәктәп туклануы мәсьәләсен өстәмә эшкә алдык. Ата-аналар ягыннан проблемалы мәсьәләләрне теркәдек, кайбер системалы карарлар билгеләнде. Бу карарлар ситуацияне координацияләргә тиеш, — дип билгеләп үтте Андрей Назаров. — Аерым алганда, туклану сыйфаты республика контроленә өстәмә рәвештә муниципаль берәмлекләр тарафыннан контрольгә алыначак.


Чараларның бер өлеше турыдан-туры муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләре тарафыннан гамәлгә ашырылырга тиеш. Бу — хакимият хезмәткәрләре арасыннан факттагы рационнарга көндәлек мониторинг ясау өчен җаваплы кешене беркетү; расланган график нигезендә гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның туклану режимын катгый үтәүне тәэмин итү; гомуми белем бирү оешмаларының рәсми сайтларына көн саен: иртәнге, төшке ашлар, полдниклар рационнары фотосурәтләре белән менюны урнаштыру эшен оештыру.

— Соңгы көннәрдәге һава торышына бәйле мәктәпләрнең бер өлеше дистанцион режимга күчте, бер өлеше каникулларга китте. Шуңа бәйле рәвештә, кайбер мәктәпләрнең сайтларында меню турында мәгълүмат яңартылмады, тик сайлап алу мониторингы бу юнәлештә эшнең оештырылуын күрсәтте, — дип сөйләде Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

24 февральдә "Башкортстан ата-аналары сәламәт туклану өчен!” Бердәм республика ачык ишекләр көне узды. Аның кысаларында “сәламәтлек дәресләре”, сыйныфтан тыш чаралар, шулай ук, ата-аналар өчен мәктәп рационнарына дегустацияләр оештырылды. Чаралар нәтиҗәләре буенча ата-аналардан уңай фикерләр дә, урыннарда эшләргә кирәк булган тәкъдимнәр дә булды.


— Без бүген БСТ телеканалында брифинг әзерлибез. Бу туры эфир булуын исәпкә алып, кешеләрнең сорауларына шунда ук җавап биреләчәк, — дип аңлатты республика Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарә башлыгы Елена Прочаковская.


Бүгенге көндә Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы эшләгән “Башкортстанның гомуми белем бирү оешмаларында туклануны оештыру стандарты” килешү процедурасы үтә.

- Әлеге стандарт, туклануны оештыру ысулына бәйсез рәвештә, мәҗбүри үтәлергә тиешле таләпләрне билгели. Шул исәптән Башкортстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны тукландыруны финанслау ысулларына һәм формаларына, — диде сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас