+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 март 2021, 11:30

Сыйныфта ике генә кыз тартмый....

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәгариф министры Айбулат Хаҗинга мәктәпләрдә тәмәке тартучы кызлар арту җәһәтеннән тикшерү белән янады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәгариф министры Айбулат Хаҗинга мәктәпләрдә тәмәке тартучы кызлар арту җәһәтеннән тикшерү белән янады.

Төбәк җитәкчесенә хәбәр итүләренчә, ике район мәктәпләрендә күпләп начар гадәткә тартылучылар бар. Моның кайда икәнен ул әйтмәде, ләкин бүген үк "анда ябык режимда контроль идарә китәчәк".

- Анда сигезенче сыйныф кызлары тәмәке тарта. Без айда яшәмибез, әйе, балалар тәмәке тарта. Әмма бер сыйныфта бөтенесе дә диярлек! Миңа әйтүләренчә, анда ике генә кыз тартмый. Сез анда акылдан шаштыгызмы әллә? Бүген анда ябык режимда контроль идарә чыга. Әмма мин мәктәп укучыларының күпләп тәмәке тарту фактын ачыкласам, катгый тикшерү булачак, - диде Хәбиров Хаҗинга Хөкүмәттә оператив киңәшмә вакытында.

Башкортстан Башлыгы хәзер "балалар катлаулы һәм агрессив дөньяда яши", һәм алар белән шөгыльләнергә кирәк, дип өстәде.

Фото: pohudet21vek.ru


Читайте нас