"Хәзер мәктәп туклануын оештыруда индустриализация кирәк, — дип сөйләде тармак планнары турында Алексей Гусев. — Һәм бу алга бер адым түгел, ә үткән еллар тәҗрибәсе. Әйтик, Советлар Союзында мәктәп ашханәләренең тресты булган. Һәм ни өчен бүген бездә күпчелек ашханәләр я буфет-тарату, я әзерләү формасында гына? Чөнки башта азык-төлек блокларының конструктивы ярымфабрикатлар белән эшләүгә юнәлтелгән иде. Хәзер без алга атладык. Бу республикада эшләнгән туклану системасы да, өч еллык контрактлар да. Операторлар да үз исәбенә цехлар төзи, азык-төлек блокларын яңарта, мәктәп ашханәләренә ремонт ясый”.