+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 март 2021, 09:00

“Мәктәп картасы” белән түләп булачак

Туклану өчен хисаплашуның бу ысулы 1 сентябрьдән кертелә.

Туклану өчен хисаплашуның бу ысулы 1 сентябрьдән кертелә.


Башкортстанда 1 сентябрьдән мәктәп буфетларында туклану өчен акчасыз, ягъни карта белән хисаплашырга мөмкин булачак. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин БСТ телеканалында узган брифингта хәбәр итте.


Әле мәктәп укучылары буфетта әйбер сатып алганда акча белән түли. “Мәктәп картасы", шулай ук банк карталары, барлык белем бирү учреждениеләрендә дә кабул ителми.


Мәктәпләрдә акчасыз хисаплашуны кертү бурычы узган елда ук куелган иде, дип билгеләп үтте министр. Айбулат Хаҗин, бу уку елы ахырына кадәр системаны барлык мәктәпләрдә дә кертеп булачак, дип ышандырды.


Моннан тыш, тиздән мәктәп ашханәсендәге меню мәгариф оешмалары сайтында гына түгел, мәктәп укучыларының электрон көндәлекләрендә дә ачык күренәчәк, дип белдерде министр.


Фото: bashinform.ru
Читайте нас