Бу хакта шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.
"9нчы лицейда капиталь ремонт дәвам итә, - дип яза ул. - Биредә эш тулы куәтенә бара. Шушы көннәрдә без ремонтланган уку кабинетларын карап чыктык, башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләдек. Мәктәптә агач тәрәзәләрне пластикка алыштырдылар, түшәм һәм идәннәр җәйделәр, диварларны буядылар, ләкин әле күп эш башкарасы бар.
Төзелеш-монтаж эшләре буенча берничә техник карар кабул ителде, проектчы белән бергә ремонт эшләре барышына үзгәрешләр кертәчәкбез. Бу этапта азык-төлек блогын проектлау алып барыла, реконструкциядән соң анда урыннар саны 200дән 500гә кадәр артачак. Шулай ук, мәктәп янындагы территорияне дә төзекләндерәчәкбез. Анда ясалма өслекле футбол кыры төзергә планлаштырабыз.
Күләмле төзекләндерү эшләре нәтиҗәсендә безнең лицей һәм аның мәктәп яны участогы күркәмләнәчәк һәм укучылар бик тиздән биредә булган үзгәрешләргә куаначак".
Фото: "ВКонтакте"