+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 март 2021, 10:05

Күңеле ‒ ягымлы яз сыман

Гомерен мәгарифкә багышлаган Фруза Лаякова хакында элекке хезмәттәшләре, күпсанлы укучылары, якыннары шулай ди.

Гомерен мәгарифкә багышлаган Фруза Лаякова хакында элекке хезмәттәшләре, күпсанлы укучылары, якыннары шулай ди.

Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Дүртөйле шәһәрендә соклангыч гомер кичерүче Фруза Лаякова, сигезенче дистәне ваклавына карамастан, һаман кызлар кебек, күңеле ягымлы яз сыман.
‒– Бакалы районының Килкабыз авылында туып-үстем, –‒ ди Фруза Лотфрахман кызы. – Иске Корыч урта мәктәбен – ‒ алтын медальгә, Бөре дәүләт педагогия институтын кызыл дипломга тәмамладым.

Хезмәт юлын үзе белем алган югары уку йортының химия кафедрасында укытучы булып башлый ул. Аннары Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтында аспирантура тәмамлый. Арытаба Илеш районының – Дөмәй, Дүртөйле районының Өчбүлә урта мәктәпләрендә химия укыта. Өчбүлә мәктәбендә унике ел эшләү дәверендә аның тырышлыгы белән биредә химия буенча республика методик үзәге оештырыла. Билгеле галимә Санида Сатбалдина Фруза ханымның укыту алымнары нигезендә 8-9нчы сыйныфлар өчен химия дәреслеге, методик кулланмалар нәшер итә.
‒ – Аннары язмыш җилләре мине Дүртөйле шәһәренә алып килде, –‒ дип сүзен дәвам итте Фруза ханым. – Биредә берничә ел нефть колледжына һәм шул ук вакытта Мәскәү дәүләт гуманитар академиясенең Дүртөйледәге филиалына җитәкчелек иттем.
Гомумән, 38 ел гомерен мәгарифкә багышлаган зур хөрмәткә лаек укытучы, хезмәт ветераны ул! Күпьеллык намуслы, фидакарь хезмәте өчен “РСФСРның халык мәгарифе алдынгысы” исеменә, медальләргә, бихисап Мактау грамоталарына, бүләкләргә лаек булган. Йөзләрчә балага төпле белем, тәрбия биргән, олыны – олы, кечене кече итә белергә өйрәткән Фруза ханым байтак укучыларына остаз да! Күпләре аның һөнәрен сайлап, республикабызның, илебезнең төрле төбәкләрендә укытучы булып эшли, югары вазыйфалар башкара.
Яшьлегендә укытучы һөнәрен сайлап, гомерен укучыларына гына түгел, якташларына да мәгърифәт нуры таратуга багышлаган, булмышы белән укытучы Фруза Лотфрахман кызы заманында Өчбүлә авыл Советы депутаты, Хатын-кызлар советы әгъзасы буларак та авылдашларына изге гамәлләр кылган. Бөтенрусия халык исәбен алуда катнашканы өчен медальгә лаек булган. Менә берничә ел инде ул Дүртөйле шәһәренең күпфатирлы йортлар комитетына җитәкчелек итә.
“Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, ди халык. Күркәм гаиләдә тәрбия алган, якыннары өчен җанын фида кылырга әзер торучы Фруза Лотфрахман кызы үзе дә уллары Эрик, Илдуска, киленнәре Гөлнара, Айгөлгә – һәрьяклап үрнәкле ана, каенана, оныклары Эдуард, Лилия, Илнара, Илвина, Илвирга яраткан картәни. Гомумән, ак күңеле белән якыннарына яхшылыклар өләшеп, изгелекләр генә кылып яши ул!
Тиздән 8 март‒– Халыкара хатын-кызлар бәйрәме. Бу уңайдан ачык йөзле, шат күңелле Фруза ханымны, аның киленнәрен, оныкларын, кодагыйларын шушы матур бәйрәм белән тәбрикләп, аларга бәхетле мизгелләрдән генә торучы озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телисе килә.
Күңелегез язгы ташкыннардай дәртле, шат, көләч булсын. Өегездә татулык һәм иминлек тантана итсен, ә бәйрәм кәефе ел дәвамында сезне ташламасын.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Юлыгызга гөлләр сибелсен.
Март аеның саф җилләре сезгә
Бәхет-шатлык кына китерсен!

Сызылып аткан алсу таңнар
Килсен сезгә кояш, нур булып.
Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын,
Куанычлар килсен ургылып.

Әхнәф ӘМИНЕВ.
Дүртөйле шәһәре.
Фото:шәхси архивтан
Читайте нас