+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 март 2021, 05:55

Уку елы 1 сентябрьдә башланырмы?

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов бу сорауга ачыклык кертте.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов бу сорауга ачыклык кертте.

Русиядә уку елы 1 сентябрьдә башланачак, Дәүләт думасына сайлаулар аркасында бернинди күчерү булмаячак, дип белдерде журналистларга мәгариф министры Сергей Кравцов.


“Уку елы 1 сентябрьдә башлана, әгәр ул шимбә, яки якшәмбегә генә туры килмәсә... Бернинди күчерү дә планлаштырылмый”, — дип, Кравцовның сүзләрен китерә РИА Новости.


Дәүләт думасы депутатларын сайлаулар 2021 елның сентябрендә Бердәм тавыш бирү көнендә узачак. Быел 1 сентябрь чәршәмбегә туры килә.


Элегрәк Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова, сентябрь сайлауларында тавыш бирү өчен участоклар мәктәпләр территориясендә калачак, дип белдергән иде.


Фото: : © Gutaper/123RF.COM
Читайте нас