Илдә башкалардан ешрак вак ришвәт алучылар ачыкланган.
Русиядә полицейскийлар, җинаять-башкару системасы хезмәткәрләре һәм педагоглар башкалардан ешрак — 10 мең сумга кадәр вак ришвәт ала. Бу хакта РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында Генеральный прокуратураның коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек идарәсе башлыгы Виктор Балдин сөйләгән.
Аның сүзләренә караганда, белем бирү оешмалары укытучылары имтиханнарда уңай бәяләр кую өчен ришвәт ала. Моннан тыш, гражданнар төрле хокук бозулар өчен җәзаны булдырмас өчен, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә ришвәт бирә.
Җинаять-башкарма системасы органнары хезмәткәрләре, үз чиратында, төрмә территориясенә тыелган предметларны алып керү, шулай ук хөкем ителгәннәр өчен өстенлекле шартлар тудыру өчен ришвәт ала.