УДАТУ һәм БДУны фәнни-тикшеренү университетына берләштерү процессы ике-өч ел дәвам итәргә мөмкин, диде “Вести-Башкортостан” телеканалына биргән интервьюсында Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин.
Александр Сидякин ассызыклаганча, хәзер вузларның төбәк эчендә ярышу вакыты түгел. Башка төбәкләрдән һәм башка илләрдән килгән студентлар өчен ярышырга кирәк. Бары тик шушы гына безгә студентлар санын арттыру мөмкинлеге бирәчәк, ә аларның саны кыскара. Ул белдерүенчә, кушылган очракта кыскартулар каралмаган, киресенчә, күбрәк студентларны җәлеп итү планлаштырыла, ә аларга күбрәк укытучылар кирәк булачак.
Александр Сидякин, шулай ук, вузларны берләштерү схемасын аңлатты: “Башта университетларның галимнәр советлары тавыш бирергә тиеш. Аннары бу мәсьәлә Русия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы фикер алышуына чыгарыла, анда коллектив фикере хуплана яки юк. Студентлар дулкынланмасын. Беренчедән, берләштерү процесслары тиз булмый — моңа ике-өч ел таләп ителә. Күпләр кергән вузларыннан диплом алырга өлгерәчәк. Ә берләшкән вузны тәмамлаучыларга диплом тапшырганда, студентларның төрле университетларга керүе исәпкә алыначак.
Монда борчылырга кирәкми. Бу зур университет булачак. Без әлегә исем өстендә эшлибез, университеттагы хезмәттәшләребез белән фикер алышабыз”.