11 мартта Конгресс-холлда полилингваль белем бирү лидерлары өчен "Мәктәп инновацияләре" программасының соңгы сессиясе узды.
Кичә Конгресс-холлда полилингваль белем бирү лидерлары өчен "Мәктәп инновацияләре" программасының соңгы сессиясендә проектларны яклау һәм катнашучыларга таныклыклар тапшыру булды. Чарада Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, Гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды генеральный директоры Люция Юлыева һәм Сколково идарәсе Мәскәү мәктәбенең Мәгарифне трансформацияләү үзәгенең мәгариф программалары юнәлеше җитәкчесе Ольга Немирович катнаштылар.
"Башкортстан Башлыгы, Хөкүмәт республикада полилингваль күппрофильле мәктәпләр булдыруга һәм үстерүгә җитди игътибар бирә. Полилингваль белем бирү, республиканың этномәдәни үзенчәлекләрен исәпкә алып, мәгариф системасының инновацион үсешен күздә тота. Башкортстанның полилингваль мәктәпләре — укучыларның шәхси үсеше өчен киң мөмкинлекләр бирә торган иң заманча белем бирү оешмалары", — дип билгеләп үтте Азат Шамил улы үзенең сәламләү сүзендә.
Чарада катнашучылар программа нәтиҗәләре буенча эшләнгән проектларын яклады. Элегрәк, 25-27 февральдә, Сколково (SEDeC) Мәскәү идарә мәктәбенең Мәгарифне үзгәртү үзәге, Минзәлә Ишморатованың Балалар мәгарифен үстерү һәм ярдәм фонды һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, төбәк полилингваль күппрофильле һәм башка гомуми белем бирү оешмаларының 30 вәкиле өчен белем бирү интенсивын үткәрделәр.
Катнашучылар арасында — “44нче полилингваль күппрофильле мәктәп”, “162нче “СМАРТ” полилингваль күппрофильле мәктәп”, “23нче полилингваль күппрофильле мәктәп”, “БЕЛЕМ” полилингваль күппрофильле мәктәп-интернаты”, “Баймак лицей-интернаты”, “ Сибай гимназиясе-интернаты”, Хәйбулла районы мәгариф идарәсе һәм Акъяр авылы 1нче урта мәктәбе вәкилләре.
Программаны тормышка ашыруда Ольга Немирович белән Даниил Добрынченко (Сколково Мәскәү идарә мәктәбенең корпоратив программалар проектлары җитәкчесе) җаваплы булдылар, телләр сәясәте һәм мультилингваль белем бирү өлкәсендә танылган белгечләр җәлеп ителде.
Программаның йомгаклау сессиясе нәтиҗәләре буенча кичә “Торатау" Конгресс-холлында чакырылган экспертлар, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашучыларның проектларын югары бәяләде һәм аларны тормышка ашырырга тәкъдим иттеләр.
Тәкъдим ителгән башлангычлар (иң яхшы дөнья һәм Русия тәҗрибәсен исәпкә алып) Башкортстан Республикасы полилингваль мәктәпләренең сыйфатлы үсешенә ярдәм итәчәк.
"Мәктәп инновацияләре" программасы республика Башлыгының Башкортстан Республикасының дәүләт һәм туган телләрне үстерүгә юнәлтелгән грант акчасына, Гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.
Фото: glavarb.ru