21-25 июльдә Уфада «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX чемпионатының финалы узачак. Чемпионат, яңа коронавируска бәйле чараларны катгый үтәү белән, традицион гадәти форматта узачак.
Чемпионатны уздыру вакытында республика башкаласында 2000гә якын эксперт бергәлеге вәкилләре һәм Русиянең 85 төбәгеннән 1800 конкурсант җыелачак. Алар 7 блокка бүленгән 105 компетенция буенча осталыкларын күрсәтәчәк: болар - төзелеш һәм төзелеш технологияләре; мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре; иҗат һәм дизайн; җитештерү һәм инженерлык технологияләре; хезмәт күрсәтүләр өлкәсе; транспорт һәм логистика; мәгариф.
– "Ворлдскиллс Русия" чарасы мөһим бурычны хәл итә – һөнәри белемнең дәрәҗәсен, сыйфатын һәм көндәшлеген арттыра. Республика җыелма командасы һөнәри осталык буенча чемпионатларда лаеклы чыгыш ясый, күп кенә компетенцияләр буенча медальләр яулый. Башкортстанның икътисадның төп тармаклары үсешенә зур өлеш керткән чын осталар, хезмәтчәннәр әзерләү тарихы бай. Безнең һөнәри уку йортлары челтәре – илдә иң эре уку йортларының берсе. Бүген без белемнәре һәм компетенцияләре дөнья стандартларына җавап бирә торган иң кирәкле квалификация хезмәткәрләрен әзерлибез. Башкортстан «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) – 2021 чемпионаты флагын горурлык белән кабул итте. Безнең өчен мондый масштаблы беренчелек уздыру – төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, тәҗрибә уртаклашу өчен зур дәрәҗә һәм яхшы мөмкинлек. Чемпионатка республикада яңа объектлар һәм мәйданчыклар төзеләчәк, алар киләчәктә безнең икътисад өчен яшь профессионалларны әзерләү өчен эшләячәк, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Чемпионатны ачу тантанасы 21 июльдә «Уфа-Арена» боз сарае территориясендә узачак. «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионатының эшлекле программасы 22 – 24 июльдә «Торатау» Конгресс-холлында узачак. Чемпионатның милли финалында катнашу өчен сайлап алу ярышлары агымдагы елның 1-30 апрелендә илнең барлык төбәкләрендә узачак.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте