БДУны һәм УДАТУны кушу юлы белән төзеләчәк зур фәнни-тикшеренү университетын илнең иң көчле 30 вузы дәрәҗәсенә күтәрү максаты куела.
Башкортстанда зур фәнни-тикшеренү университеты булдыру иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала. Бу ни өчен кирәк һәм әлеге стратегик проект ни рәвешле тормышка ашырылачак? Ил күләмендә андый уку йортлары күпме һәм бу республикага нәрсә бирәчәк? Яңа дәрәҗәдәге уку йорты Башкорт дәүләт университетын һәм Уфа дәүләт аваиация техник университетын кушу юлы белән оештырылачак, дип күзаллана икән, бу әлеге вузларның берсенең икенчесе тарафыннан йотылуына, аларда штатлар кыскаруына, аерым фән тармакларының юкка чыгуына китермәсме? Гомумән, Башкортстанда зур университет төзү проекты әлеге вакытта нинди этапта, һәм алдагы чорда ниләр көтәргә кирәк? 12 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкорт дәүләт университеты ректоры Николай Морозкин белән үткәргән очрашуда да, беренче чиратта, нәкъ шушы мәсьәләләр үзәккә чыгарылды.
– Югары белем бирү өлкәсен үстерү стратегиясендә мөһим үзгәрешләр, хәтта ки, әйтер идем, тектоник күчеш булачак. Мәгълүм булуынча, әле 2019 елда ук мин ил Президенты Владимир Путинга Башкортстанда федераль университет төзү үтенече белән мөрәҗәгать иттем. Президент шактый тоемлы дәүләт ярдәме белән зур университет төзү башлангычын хуплады. Һәм җитди рәвештә республикада күпкә зуррак көндәшлек сәләтенә ия югары уку йорты төзүгә алындык. Яңа вуз төп күрсәткечләре буенча “Приоритет-2030” стратегик академик лидерлык программасында катнашырга дәгъва итә алачак. Бернәрсәне үзгәртми, без бу программага кермибез икән, киләчәктә кабул итү буенча контроль саннарның һәм вузларда бюджет урыннарының кимүе күзәтеләчәк. Ягъни без елдан-ел төпкәрәк төшәчәкбез, моны күз алдына китерергә дә авыр, – диде, берләштерелгән зур университет төзүнең төп асылын аңлатып, Башкортстан Башлыгы Радий Хәби-ров.
Аңлашыла, республика җитәкчесе белдерүенчә, яңа башлангыч тәүге чорда академик мохиттә аерым сораулар да тудырган. Әмма проектның төп асылын эзлекле аңлатканнан соң, вузлар преподавательләренең күпчелеге БДУны һәм УДАТУны кушу юлы белән берләштерелгән университет төзү башлангычын хуплап кабул иткән. Моны очрашуда Николой Морозкин да аерым сызык өстенә алды.
– Хәзер без интеграция процессларын башлыйбыз. Сезнең бурыч – кешеләргә барысы да алар мәнфәгатендә эшләнүен аңлаешлы итеп җиткерү. Биредә сүз уку йортының статусын, хезмәт хакларын күтәрү мөмкинлекләре турында бара. Профессор-укытучылар составының хәле берничек тә начарланмаячак – моны ныклап аңлатырга кирәк. Һәркем үзе яраткан эш белән шөгыльләнәчәк. Әйе, реформалар һәрвакыт аерым уңайсызлыклар тудыра, әмма үзгәрешләр тормышны яхшы якка үзгәртү өчен кирәк, – диде Радий Хәбиров.
Үз чиратында, Николай Морозкин уку йортына шундый ярдәм һәм игътибар өчен Башкортстан Башлыгына рәхмәт белдерде һәм Радий Хәбировны Башкорт дәүләт университетының 560 урынлык тулай торагын техник ачу тантанасына чакырды.
Әлеге тулай торак университет тарихында соңгы 50 елда төзелгән бердәндер шундый объект булса, БДУны һәм УДАТУны кушу юлы белән төзеләчәк яңа уку йортында исә матди-техник база да бөтенләй башка югарылыкта булачак. Һәрхәлдә, моның өчен ныклы финанс-икътисади нигез әзерләнә.
“Приоритет-2030” программасына 30 супер-төбәктәге 30 эре университет сайлап алыначак. Алар өстәмә рәвештә финансланачак. Ун елга аларны финанслауга 750 миллиард сум бүлү карала. Ягъни бездәге берләштерелгән вуз үзенең 2 миллиард сумлык бюджетына өстәмә рәвештә тагын ким дигәндә 1 миллиард сум алачак. Ә инде, әгәр дә шушы уникаль мөмкинлекне кулдан ычкындырабыз икән, без калган акча исәбенә финансланучы вузлар исәбендә булачакбыз”, – диде бу уңайдан “Вести-Башкортостан” каналына интервьюсында республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин.
Аның белдерүенчә, ел саен республика мәктәпләрен тәмамлаучы 17 мең чыгарылыш сыйныф уку-чысының 12 меңенең генә Башкортстан уку йортларына укырга керүе, калган 5 мең иң көчле яшьләрнең Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан шәһәрләрендәге һәм башка федераль вузларга юл алуы да үзебездә алар югарылыгындагы вуз төзү өчен җитди сигнал булырга тиеш.
– Соңгы ун елда Башкортстан көчле вузлары булган төбәкләр чолганышында калды. Болар: Казанда – Идел буе федераль университеты, Пермьдә – Дәүләт милли-тикшеренү университеты, Екатеринбургта – Урал федераль университеты, Чиләбедә ике фәнни-тикшеренү университеты. Мондый чолганышта, билгеле, безнең позиция калыша. Илдә бүген бары тик укыту белән шөгыльләнүче 700 вуз бар һәм 100 университет кына инновацияләр өстендә эшли. Без нәкъ менә соңгылары исәбенә керергә, Уфада эре Милли-тикшеренү университеты булдырып, аның илнең әйдәүче университетлары кебек финанслануын телибез. Анда кабул итү саннары да, лабораторияләр дә илдә иң алдынгылардан булырга, республикадан гына түгел, чит төбәкләрдән дә иң күренекле галимнәр эшләргә тиеш. Әйткәндәй, бу максатта профессорлар өчен торак төзү дә карала, – диде Александр Сидякин.
Һәм, әлбәттә, инде берләштерелгән вузда, беренче чиратта, укыту сыйфатын һәм эчтәлеген яңа югарылыкка чыгару максаты куела. Бу җәһәттән, Александр Сидякин белдерүенчә, яңа уку йорты үзенең дәрәҗәсе һәм абруе белән республика, ил төбәкләре студентларын гына түгел, чит илләрдән дә яшьләрне җәлеп итәрлек гыйльми үзәккә әверелергә тиеш.
– Вузларга төбәк эчендә ярышыр вакыт түгел. Чит төбәкләр һәм илләр студентлары өчен көрәшергә кирәк. Шул очракта гына елдан-ел кими баручы студентлар санын арттырып булачак. Юкса, әле кайчан гына УДАТУда 20 мең студент белем алса, бүгенге көндә 12 мең кеше укый. БДУда студентларның 30 меңгә җиткән чагы бар иде, хәзер исә елдан-ел кими бара. Ярый әле аларның белем дәрәҗәсе югары булса. Көнбатыштагы күрше төбәктә кабул итү баллы уртача 80 булса, бездә 67 балл белән алалар, ягъни БДИ нәтиҗәләре буенча чак-чак “дүртле”гә тарткан кешеләрне.
Безгә чит ил студентларын да җәлеп итәргә кирәк. Без Евразия үзәгендә урнашканбыз һәм моның белән файдаланырга тиешбез. Республикадагы 100 мең студентның 4 меңе – чит илләрдән килеп укучылар. Шуларның 2,5 меңе – медицина, 1,5 меңе нефть университетларында белем ала. Ә Президент безгә чит ил студентлары өлешен 2,5 тапкыр арттырып, 10 меңгә җиткерү бурычы куйды. Биредә файдаланылмаган мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, чит илләрдә белем алучы 1,8 миллион Кытай студентының 18 меңе генә Русиядә укый. Кыскасы, республикада төзелүче яңа вуз чит ил студентларын да күпләп җәлеп итәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш, – диде Александр Сидякин.
Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе берләштерелгән вузның нәкъ БДУны һәм УДАТУны кушу юлы белән төзелүенең дә очраклы булмавын белдерде.
– Әлеге вузларны берләштерү мөмкин кадәр авыртуларсыз үтәчәк, чөнки аларның берсе техник юнәлештә булса, икенчесе – гуманитар уку йорты. Ягъни алар бер-берсен кабатламый, белгечлекләрнең 6 процент чамасы гына туры килә. Аның каравы, без берьюлы 40 мең студентка исәпләнгән зурайтылган бюджет алачакбыз. Бу эре генә түгел, ә Русия картасында күпкә билгелерәк вуз булачак. Мәсәлән, Мәскәү дәүләт университетында 60-65 мең студент укый. Шуңа бәрабәр республикадагы берләштерелгән зур югары уку йортының да дәрәҗәсе дә, бюджеты да бермә-бер артачак, ә бу инде бөтенләй яңа югарылыкта эш итү мөмкинлеге бирәчәк, – диде Александр Сидякин.
Шул ук вакытта, аның белдерүенчә, берләштерү процесслары 2-3 елга сузылырга мөмкин. Күпләр бу вакыт эчендә үзләре укырга кергән вузлар дипломнарын алырга өлгерәчәк. Өлгермәгәннәрнең дә кайсы вузга керүләре мотлак исәпкә алыначак. Аннары, берләштерелгән вузның атамасында да “Башкорт” сүзе мотлак сакланачак. Һәм иң мөһиме, берләштерү турында карарны, беренче чиратта, гыйльми советта уңай тавыш биреп вуз университеты преподаватель-ләре үзләре кабул итәргә тиеш. Аннары бу мәсьәлә Русиянең Фән һәм югары белем бирү министрлыгы тикшерүенә чыгарылачак. Вузларның берләшүгә әзерлеге һәм моның нәтиҗәлелеге эзлекле өйрәнелеп, һәрьяклы тикшерелеп, расланганнан соң гына ахыргы карар кабул ителәчәк.
Бер сүз белән әйткәндә, Башкортстан берләштерелгән зур уку йорты төзү буенча олы эшнең башында тора. Югарыда язып үтелүенчә, республика өчен дә, фән һәм югары белем бирү өлкәсе өчен дә аның әһәмияте бәхәссез. Ә менә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән ил Президенты Владимир Путин хуплаган стратегик проектны җиренә җиткереп тормышка ашыру өчен алдагы 2-3 елда шактый тир түгәргә туры киләчәк әле. Республикадагы югары белем бирү өлкәсенең безнекеләр читкә китеп түгел, ә читләр безгә ташкын булып агылып килеп укырлык югарылыкка күтәрелүен телибез икән, әлеге мөһим башлангычта төбәк җитәкчелегенә дә, гыйльми даирәгә дә терәк була белик. Шул очракта барыбыз да уңарбыз!