+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 Марта 2021, 05:25

“Балачакка кайтып килдек!”

Дүртөйле районының Мәскәү авылында мәктәпнең элекке укучылары белән очрашу үтте.

Дүртөйле районының Мәскәү авылында мәктәпнең элекке укучылары белән очрашу үтте.

Очрашу өлкән сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау буенча әңгәмә рәвешендә дәвам итте. Кунаклар, үзләре белән таныштырып, һөнәрләре турында кыскача сөйләп узды.

Мәсәлән, Илшат Мостафин үзенең мәктәп еллары, нинди һөнәр сайлавы, бүген кайда эшләве турында сөйләде. Әлеге вакытта ул Дүртөйледә энергетика предприятиесе директоры, Дүртөйле шәһәре Советы рәисе булып эшли. Ул укытучыларына рәхмәтле булуын белдерде, югары сыйныфларда колхозда комбайчы ярдәмчесе булып эшләвен дә сөйләп узды.
Икенче кунак – Винер Габдуллин – “Калинин” предприятиесенең генеральный директоры, ул балаларны безне туендыручы һәм киендерүче җирне яратырга өндәде. Илшат Мос­тафин белән бер сыйныфта, хәтта бер парта артында утыруын әйтеп үтте.
Динар Хөснуллин –
Мә­с­кәү авылы хакимияте башлыгы, ул мәктәп еллары, укытучылар һәм сыйныф җитәкчесе Ринат Таҗет­диновны җылы сүзләр белән искә алды. Үзе гармунчы булгач, төрле мә­дәни чараларда катнашуын сөй­ләде.
Дүртөйле магистраль газүткәргечләр линия җи­тештерү идарәсендә эш­ләүче Илшат Нәгыймов сабакташлары һәм үзе турында “Кем кайда туган – шунда кирәккән”, – дип әйтте.
Илдар Якупов – “СКаТ” (кабельле телевидение) директоры, шулай ук үзе белән таныштырып үтте. Аннары мәктәпкә һәм укытучыларга ихлас рәхмәт йөзеннән музыкаль “күч­тәнәч” белән чыгыш ясап, җыелган кунакларны рухландырды.
Регина Сәмиева Уфа шәһәренә укырга киткәч, үзенең Мәскәү авылы мәктәбендә алган белеме белән лицей һәм гимназия­дә укып килгән шәһәр укучыларыннан бер башка югарырак булып торганын сөйләде. Ул моңа кадәр зур компанияләрдә икътисадчы булып эшләгән, хәзер шәх­си эшкуарлык нигезләрен үзләштерә башлаган.
Бертуган Айдар һәм Илдар Хәйдәровлар “Газпром трансгаз Уфа” системасында эшли. Биргән төпле белемнәре өчен алар барлык укытучыларга, ә спортны яратырга өйрәткәне өчен физкультура укытучысы Айрат Фазлыйәхмәтовка рәх­мәт белдерде.
Алсу һәм Айдар Әх­мәдуллиннар – гаилә пары. Алар да әлеге мәктәпне тәмамлаулары белән горурлана. Үзләрен төрле җирдә сынап караганнар, әмма туган як үзенә тарткан, әлеге вакытта алар – авылның шәхси эшкуарлары.
Апалы-энеле Гөлнара Йосыпова һәм Руслан Сәетгәрәев – икесе дә матур тавышлы җырчылар. Руслан – стоматолог, медицина университетын тә­мамлаган һәм әлеге вакытта “Авыл табибы” программасы буенча Караидел авылында хезмәт сала. Гөлнара исә Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмам­лаган, һөнәре буенча берничә ел эшләгәч, туган Мәскәү авылында “Хәзинә” кафесы ачкан, шул ук вакытта бәйрәмнәр дә алып бара. Ул туган мәктәбенең көчле белем бирүен ассызыклап үтте, Мәскәү авылы балалары шәһәр мәктәп­ләрендәгеләр белән тигез белем ала, дип сөйләде. Һәм чыгышы ахырында арабыздан вакытсыз киткән элекке мәктәп директоры Альфред Гарифуллин истә­легенә ел саен Мәскәү мәк­тәбе укучылары арасында шигырь укучылар конкурсы оештыру тәкъ­диме белән чыкты. Иганәче Гөл­нара үзе булачак. Мәктәп җитәкче­ле­ге әлеге идеяне хуплады.
Камил Юлаев – әлеге вакытта Башкортстан ге­нерацияләү компания­сенең җәмәгатьчелек белән бәй­ләнешләр бүлеге җи­тәкчесе. Очрашу вакытында сөй­ләгән чыгышында ул үзенең Мәскәү урта мәктәбен тәмамлавы белән горурлануын белдерде.
Илнар Хәмәтханов – шушы очрашуны оеш­тыручыларның берсе. Ул укытучылар коллективына биргән белемнәре һәм хезмәткә сөю тәрбияләгән­нәре өчен рәхмәтләрен белдерде. Әлеге вакытта ул – уңышлы малтабар. Укытучылардан алган белемне үз эшендә дә куллануын яшерми, хезмәттәш­ләрен нәтиҗәле эшчәнлеккә өнди.
Мәскәү урта мәктәбенең элекке укучысы Миләүшә Исламетдинова укытучыларга зур рәхмәтен белдерде. “Без укыган чакта “репетитор” дигән төшенчә юк иде, шуңа карамастан, мәктәптә алынган белем дәрәҗәсе бик югары булды”, дип әйтеп үтте.
Очрашу мәктәп ашха­нәсендә дәвам итте. Мәктәп директоры Илнур Садрисламов үз чыгышын бер минут тынлыктан башлады. Шул рәвешле барлык җыелучылар арабыздан бик иртә киткән элекке мәктәп директоры Альфред Гарифуллинны һәм шулай ук узган ел ахырында вафат
булган укытучы Флит Мостафинны искә алдылар. Директор барлык кунакларга рәхмәтен белдерде һәм Мәскәү урта мәктәбенең киләчәккә планнары турында сөйләде.
Гөлнара Йосыпова уку йорты каршында мәктәпне тәмамлаучылар аллеясен булдыру идеясе белән чыгыш ясады. Шулай ук мәктәп алдында фотога төшү өчен махсус урын ясарга ки­рәклеген белдерде. Бу идея­ләрне барысы да хуплады. Аллея Альфред Гари­фуллинның юбилеена, ягъни 2021 елның 7 июненә ачылырга тиеш, дигән фикергә килде кунаклар.
Мәктәп музее белән танышкач, очрашу спорт залында дәвам итте. Мәктәп директоры Илнур Садрисламов шушы елдан башлап, һәр ел саен Ватанны саклаучылар көне алдыннан Альфред Гарифуллин истәлегенә волейбол буенча мини-турнир оештыру турында карарны укып ишеттерде. Элекке дирек­торның җәмәгате Эльза ханым барлык кунакларга, укучыларга, бигрәк тә педагогик коллективка, шушындый матур чара оештырулары өчен зур рәх­мәтен белдерде.
Уен командалар арасында бик киеренке барды. Турнирда беренче урынны мәктәпнең элекке укучылары яуласа, икенче урынны – укытучылар, ә өченче урынны укучылар алды.
Очрашудан барысы да күңеле булып таралышты. Әлбәттә, элекке укучылар үзләренең мәктәбен һәм укытучыларын бик сагынган иде!

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас