+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 март 2021, 12:40

Мәктәпләрдә туклану сыйфатын ничек яхшыртырга?

Бүген, 18 мартта, “Бердәм Русия" төбәк башкарма комитетында мәктәп туклануын оештыру буенча “түгәрәк өстәл” узды.

Бүген, 18 мартта, “Бердәм Русия" төбәк башкарма комитетында мәктәп туклануын оештыру буенча “түгәрәк өстәл” узды.

Бер мәйданчыкта бу өлкәдә килеп туган мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен профильле министрлыклар һәм ведомстволар, ата-аналар комитетлары вәкилләре, җәмәгатьчеләр, туклану операторлары җыелган иде.
Партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Зәринә Газизова 1-9 мартта республика мәктәпләрендә үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Анда 44 меңнән артык респондент: ата-аналар һәм мәктәп укучылары катнашкан.

“Ата-аналарның һәм балаларның җаваплары аерыла. Ата-аналар еш кына балалары җиткергән мәгълүматны гына белә. Сораштырудан без укучыларга менюда тавык кәтлитләре, бәрәңге измәсе, сыер итеннән пылау ошаганын белдек. Барысы да диярлек балык котлетларына каршы булуларын белдергән", — дип сөйләде Зәринә Газизова.

Анкета нәтиҗәләре буенча “Бердәм Русия” берничә тәкъдим төзегән: бердәм менюга үзгәрешләр кертү, ризык кабул итү вакыты озынлыгын арттыру, буфетлар эшен яңарту, "швед өстәле" системасын кертү.
Башкортстан сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев “ризык тәме” төшенчәсенә игътибар итте.
Партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров билгеләп үткәнчә, ата-аналар мәктәптә туклануның сыйфатын балаларныкына караганда ныграк тәнкыйтьли. Гәрчә аларның кайберләре, ашханәгә барып, ризыкларны татып карамаса да. Социаль туклану операторлары ассоциациясе рәисе Виталий Черевков ата-аналарны Интернеттагы фикерләрне тыңламаска һәм баланың сүзләренә генә ышанмаска, ә үзләрен мәктәпкә барырга чакырды.

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре белән “Роспотребнадзор” идарәсенең балалар һем үсмерләр гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге начальнигы Римма Әхмәтшина уртаклашты. Спикер 974 мәктәпне мониторинглау барышында ачыкланган проблемаларга тукталды. “Ашханәләрдә урыннар җитми, азык-төлек блокларында минималь җиһазлар юк, бөтен җирдә дә рацион билгеләнгән менюга туры килми, туклану балансланмаган, төрле яшьтәге балалар өчен бертөрле меню", — дип билгеләп үтте Римма Әхмәтшина.

Моннан тыш, "түгәрәк өстәл"дә катнашучылар мәктәп туклануын оештыру буенча үз искәрмәләрен дә өстәде. "Алга киткән ата-аналар” җәмгыяте җитәкчесе Ирина Банникова, балалар һәм ата-аналар, беренче чиратта, салкын ризыкка зарлана, дип билгеләп үтте.

“Моңа кайбер факторлар йогынты ясый: балалар күп, персонал җитәрлек түгел, алар килүенә өлгерү өчен алдан ук ризыкны салып куярга туры килә, ашханәдә температура түбән, шуның аркасында ризык тиз суына”, — дип аңлатты Мәгариф һәм фән министрлыгының махсус белем бирү бүлеге җитәкчесе Миләүшә Латыйпова.

Уфа шәһәренең Ата-аналар комитеты рәисе Анатолий Горячев билгеләп үткәнчә, проблеманың чишелешен башкаланың 110нчы мәктәбендә тапканнар. Анда ашларны температураны саклый торган махсус арбалардан таратып йөриләр. Шуңа күрә ризык һәрвакыт кайнар, димәк, тәмле, шикаятьләр дә юк. Рөстәм Әхмәдинуров бу тәкъдимне искә алырга, башка мәктәпләрдә тәҗрибә кертү өчен нинди чаралар кирәк булачагын аңлау өчен смета төзергә тәкъдим итте.

Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин, мөселман балалары мәктәптә ач кала, дип сөйләде. Алар ашханәдә балык, яки тавык кәтлитләре биргән көннәрдә генә туклана. Аны “Хәләл” индустриясен үстерү үзәге эксперты Илнур Мөхәммәтҗанов хуплады, ул, хәләл шартларына туры килергә әзер булса, гамәлдәге продукция белән тәэмин итүчеләрне бушлай сертификацияләргә әзер, дип билгеләп үтте. Шулай итеп, төшке ашның кыйммәтләнүеннән котылырга мөмкин.

“Без аерым мәктәп ашханәләрендә “Хәләл” туклану элементларын сынау режимында кертергә әзер. Муниципалитетлардан тәкъдимнәр көтәбез", — дип өстәде Рөстәм Әхмәдинуров.

Туклану операторлары үз эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Түгәрәк өстәл” барышында яңгыраган барлык тәкъдимнәр дә эшкә алыначак. Кызыклы башлангычларның бер өлешен “Бердәм Русия" эксперименталь режимда оештырырга әзер.

Фото: vyatka-grad.ru
Читайте нас