+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 Марта 2021, 05:00

БДИ: үзгәрешләр һәм яңалыклар

Узган ел нәтиҗәләре буенча республика “яшел” ышаныч зонасына керде.

Узган ел нәтиҗәләре буенча республика “яшел” ышаныч зонасына керде.

Узган елда Башкортстанда Бердәм дәүләт имтиханы технологик өзеклекләрсез узды, барлык фәннәр буенча да нәтиҗәләр алдагы еллардагыдан яхшырды. 2019 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, 6 фән: урыс теле, физика, география, әдәбият, инглиз һәм немец телләре буенча уртача баллар күтәрелде.

Моннан тыш, республикада 8 фән: математика, география, информатика, физика, биология, химия, инглиз һәм немец телләре буенча БДИның уртача баллары Русия буенча караганда югарырак булды. Бу хакта төбәк Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә Башкорт­станның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сөйләде.
Министр белдерүенчә, былтыр республикада барлык фәннәр буенча имтиханнарны 81 һәм аннан югарырак баллга тапшыручылар саны арткан, ягъни 2 ел эчендә югары баллы укучылар өлеше 4,07 процентка күтәрелгән.
БДИны югары нәтиҗәләргә тапшырган укучылар саны арту, 2019-20 уку елының соңгы чирегендә дистанцион укуга күчү имтиханнарга уңыш­лы әзерләнү өчен киртә булмавын күрсәтә.
Моннан тыш, узган елда 100 балл алучы имтихан эшләре саны 127гә кадәр (2019 елда — 111) арткан, аларның күбесе химия, урыс теле, информатика һәм ИКТ, физика фәннәреннән.
2020 елдан башлап, БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләгән барлык укытучыларга, йөз балл җыю­чылар санына карамастан, һәр кешегә 50 мең сум күләмендә премия бирелә башлады. Былтыр 106 укытучы бүләкләнде.
2020 елда имтиханнарда тәртип бозулар саны (2019 ел белән чагыштырганда) 26дан 12гә кадәр кимегән, бу, шулай ук, БДИ үткәрүнең сыйфатын һәм ачыклыгын күрсәтүче факторларның берсе булып тора.
Билгеле булуынча, ел саен Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү һәм белем бирү сыйфаты белән идарә итү механизмнарын анализлау нәтиҗәләре буенча төбәкләр­нең рейтингын үткәрә. Санап киткән уңышлар республикага “сары зона”дан “яшел” ышаныч зонасына күчәргә мөмкин­лек биргән.
Айбулат Хаҗин билгелә­венчә, быел укучыларны имтиханнар үткәрүдә аерым үзгәрешләр һәм яңалыклар көтә:
11нче сыйныфны тәмам­лаучылар өчен сынауны вакытыннан алда тапшыру вакыты гамәлдән чыгарылды. БДИны югары уку йортларына керүчеләр генә тапшырачак. Имтиханнар 31 майдан 2 июльгә кадәр узачак.
База дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ агымдагы елда үткәрелмәячәк, әмма югары уку йортларына керергә теләмәүчеләр урта гомуми белем турында аттестат алу өчен ике фәннән – математика һәм урыс теле буенча чыгарылыш имтиханнарын тапшыра. Әлеге имтихан биремнәре контроль-үлчәү материаллары ниге­зендә формалаштырылган. Шулай ук барлык теләүчеләр дә математика буенча профиль дәрәҗәдәге БДИны тапшыра ала.
Йомгаклау иншасын үткәрү вакыты узган елның 2 декаб­реннән агымдагы елның 15 апреленә күчерелде, өстәмә сроклар майга билгеләнгән. Йомгаклау иншасын уңыш­лы язу 11нче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә кер­тү өчен нигез булып тора.
Киләсе яңалык – быел мәктәпне тәмамлаучылар беренче тапкыр информатика буенча БДИны компьютерда тапшырачак. Әлегә кадәр информатика буенча имтихан эшен укучылар кәгазь бланкларда башкарды. Имтиханны компьютер формасына күчерү турында карар иҗтимагый-һөнәри берләшмә соравы буенча кабул ителде. 19 ноябрьдә укучылар катнашлыгында информатика һәм ИКТ буенча компьютер формасында күнегүләр үткәрелгән. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен алдагы тренировка чарасы апрельдә үтәчәк.
Гомуми белем бирү оешмаларында белем бирүнең сыйфатын күтәрүне тәэмин итү максатында, былтыр 11 ап­рель­дән 29 июньгә кадәр, шулай ук көзен, Республика фән комиссияләре рәисләре һәм экспертлары тарафыннан дистанцион уку вакытында барлык фәннәр буенча да Youtube – ка­налда турыдан-туры транс­ляциядә онлайн кон­суль­тацияләр үткәрелде. Агымдагы елда БДИның уртача баллын арттыру максатында министрлык тарафыннан Юл картасы эшләнгән, аның нигезендә балалар өчен онлайн кон­сультацияләр үткәрү (график буенча 30 марттан 6 майга кадәр), Электрон мәгариф рәсми порталында видеоязмалар урнаштыру планлаштырылган.
Шулай ук муниципалитетларда да мәктәп тәмамлау­чылар өчен барлык фәннәр буенча мәгълүмати-коммуникация технологияләрен кулланып, иң яхшы педагоглар тарафыннан БДИга әзерлек буенча онлайн консультацияләр оештырылачак.
Билгеле булуынча, 27 мартта бишенче тапкыр “Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтен­русия акциясе узачак. Әлеге акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерлек белән бәйле артык психологик киеренкелекне бетерергә, җәмәгатьче­лекне имтихан процедурасы белән яхшырак таныштырырга ярдәм итәчәк. Быел ата-аналар урыс теле буенча белемнәрен тикшерә алачак — бу быел БДИда катнашучылар өчен бердәнбер мәҗбүри фән. Катнашу өчен 15 мартка кадәр министр­лыкның morb@bashkortostan.ru электрон почтасына гариза җибәрергә кирәк, йә БДИның кайнар линия телефоны буенча: 8 (347) 218-03-81 яки 8 (347) 218-03-28 шалтыратып язылырга мөмкин.
Шулай ук, 5 марттан 2 апрельгә кадәр шундый ук чаралар барлык районнарда да үтәчәк.
Айбулат Хаҗин белдерүен­чә, агымдагы елда 161 имтихан тапшыру пункты ачылачак. Шуларның 100е — гомуми белем бирү оешмаларында, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучыларга чыгарылыш имтиханнары тапшыру өчен гомуми белем бирү оешмалары базасында 2 пункт урнашкан. Холык төзәтү колония­ләрендә мәктәпләр базасында 12 имтихан тапшыру пункты булдырылган. Сәламәтлек мөм­кинлекләре чикләнгәннәр өчен өйдә 47 имтихан тапшыру пункты эшләячәк.
Республикада дәүләт йомгаклау аттестациясен объектив үткәрү һәм БДИны уңышлы тапшыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Чыгарылыш сыйныф укучыларына ныклы белем һәм уңышлар телисе генә кала.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас