Бүген Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров мәктәпләрдә туклану мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Бүген Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров мәктәпләрдә туклану сыйфатын яхшырту, бирелгән йөкләмәләрнең үтәлешен тикшерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Премьер-министр аның нәтиҗәләре турында “Фейсбук” битенә белдерде.
“Хәзер мәктәпләрнең рәсми сайтларында көн саен меню гына түгел, ә әзерләнгән ризыкларның фотосурәтләре дә урнаштырыла. Әти-әниләр балаларының нәрсә ашавын карарга керә башлады да инде. Без ризыкларның сыйфатын һәм составын тикшерү өчен мәктәпләрнең аларны лабораторияләргә җибәрүен катгый контрольдә тоттык. Кайда да булса хокук бозу очраклары теркәлсә, мондый ризыкны балалар өстәленә кую рөхсәт ителми”, – дип язган Андрей Назаров.
Премьер-министр белдерүенчә, шулай ук QR-кодлар системасы булдырылган. Хәзер ул кайбер муниципалитетларда һәм Уфада эшли. Якын көннәрдә республиканың барлык мәктәпләрендә дә эшли башлаячак. Ата-аналар телефоннарына махсус QR-код кертә һәм җитештерүче турында тулы мәгълүмат ала, нинди ризыклар, ветеринария белешмәләре, ризык аутсорсингта әзерләнгән очракта - операторы, элемтә өчен мәгълүматлар һәм ризыкларның сыйфатын һәм хәвефсезлеген раслаучы башка документлар ала алачак.
Хәзер мәктәп туклануы сыйфатын урындагы хакимият тә тикшерәчәк, элек аларның бу мәсьәләгә мөнәсәбәтләре юк иде.
“Без кабул иткән чаралар инде нәтиҗәләр бирә башлады. Ата-аналардан азрак шикаятьләр алабыз. Әмма төп шелтәләр калды: ризык тәмсез һәм салкын. Бу проблеманы без ата-аналарны бракераж комиссиясе составына кертү исәбенә хәл итәргә планлаштырабыз, ул туклану сыйфатын контрольдә тоту өчен җавап бирә. Өлкәннәрдән көн саен бер кеше мәктәпләрдә булачак һәм ризыкларның нормаларга туры килү-килмәвен тикшерәчәк. Әгәр ризык начар булса, аны яңадан әзерләргә тиеш булалар.
Шулай ук, без яңа меню булдыру өстендә эшлибез. Узган ел ахырында без балалар арасында өстәлләрдә нинди ризыкларны күрергә теләүләре турында сораштыру уздырдык. Сайладык. Килешү өчен ата-аналар комитетына җибәрдек. Бу атнада менюны, аларның фикерен исәпкә алып, формалаштырабыз һәм “Роспотребнадзор”га раслауга җибәрәбез. Шулай итеп, яңа меню санитар нормаларны гына түгел, балалар һәм ата-аналар теләкләрен дә исәпкә алып эшләнәчәк”, — дип белдерде Андрей Назаров.
Киңәшмә ахырында ул, "Regina Doctor Сәламәтлек мәктәбе"нә нигез салучы Регина Ахунҗанова белән очрашу вакытында раслаган чараларны исәпкә алып, мәктәпләрдә туклануны оештыру планын эшләп бетерү бурычын куйды. Шулай ук мәктәптә азык-төлек блоклары өчен җиһазларны модернизацияләү, экобуфетлар булдыру, уку йортларына ризык китерүче операторлар белән эшләү чараларын да кертү мәсьәләләре каралды.
Фото социаль челтәрләрдән алынды.