— Ай ярым дәвам иткән педагогик марафон тәмам. Бүген кемнәрдер сәхнә түрендә котлаулар кабул итә, кемнәрдер залда утыра. Ничек кенә булмасын, без – барыбыз да җиңүчеләр, чөнки укытучыларны да, укучыларны да, ата-аналарны да түземлеккә, чыдамлыкка сынаган катлаулы уку елын лаеклы үттек. Без уңышларны бергәләп яулыйбыз. Узган уку елында БДИ нәтиҗәләре буенча яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Шушы көннәрдә 130дан артык укучыбыз Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабына юлланачак. Аларның республикабызны, үзләренең укытучыларын ил күләмендә танытачагына шигебез юк, — диде педагогларны бүләкләү тантанасында мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.