+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 март 2021, 11:25

УДАТУ берләштерүгә әзерме?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның уку йорты ректоры Сергей Новиков белән очрашуында моңа бәйле көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның уку йорты ректоры Сергей Новиков белән очрашуында моңа бәйле көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде.

Башкортстанда федераль дәрәҗә­дәге вузлар белән көндәшлек итәрлек зур югары уку йорты булдыру мәсьә-ләсе төп игътибар үзәгендә кала. Башкорт дәүләт университетын һәм Уфа дәүләт авиация техник университетын берләштерү юлы белән төзеләчәк яңа югары уку йорты нәкъ шушы таләпләр­гә җавап бирергә тиеш булачак. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Приоритет-2030” стратегик программасы кысаларында оештырылучы яңа уку йортын илнең әйдәп баручы 30 вузы югарылыгына күтәрү төп максат итеп куела.

Бу җәһәттән бер атна элек Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров стратегик әһәмияткә ия элеге проектны тормышка ашыру мәсьәлә­ләре буенча Башкорт дәүләт университеты ректоры Николай Морозкин белән фикер алышкан булса, 19 мартта Республика йортында Уфа дәүләт авиация техник университеты ректоры Сергей Новиков белән эшлекле очрашу үткәрде.
– Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән стратегик үсеш юнәлешләрен тормышка ашыру фән һәм мәгариф өлкәсендә иң мөһим мәсьәләләр­нең берсе булып тора. Алар “Приоритет-2030” стратегик академик лидерлык программасында урын алган. Аннан аңлашылуынча, килә­чәктә Русия фәнен һәм мәгарифен, беренче чиратта, зур югары уку йортлары берләшмәләре әйдәп барачак. Шуны исәпкә алып һәм республикада фән һәм мәгариф өлкә-сенең торышын эзлекле анализлаганнан соң, без Русия төбәкләре арасында һәм халыкара белем бирү базарындагы көндәшлек кө-рәшенә кушылырга карар иттек. Шунсыз алгарышлы үсеш булмаячак, – диде очрашуда Радий Хә-биров.
Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, әлеге башлангычны тормышка ашыруда дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге федераль статусын алу мөһим адым булачак. Әлеге вакытта республикада аны төзү буенча колачлы эш җәелдерелгән. Башкорт дәүләт университетын һәм Уфа дәүләт авиация техник университетын берләш­терү исә әлеге проектны тормышка ашыруда чираттагы мөһим этап булачак.
– Әлеге программада катнашу югары уку йортлары өчен гаять мөһим булган өстәмә федераль ярдәм күрсәтүне күз уңында тота. Вузлар өчен бу бик мөһим. Аннары, әгәр дә без бүген берни дә эшлә-мибез икән, алдагы елларда студентларны укырга кабул итү буенча контроль саннарның кими барачагын да аңларга тиешбез. Шуңа да белгечләрне һөнәри әзерләү сис­темасында глобаль үзгәрешләр көн таләбе булып тора. Әйе, без авиация сәнәгате, IT-индустрия, гуманитар һәм табигый-фәнни өлкәләр-дәге зур казанышларга ирешкән үзебезнең чыгарылыш студентлары белән ихлас горурланабыз. Һәм, әлбәттә, андый белгечләр алга таба да зур ихтыяҗ белән файдаланачак. Шуңа да безнең вузларда булдырылган иң яхшы кыйммәтләр – фәнни мәктәп­ләр, укытучылар составы, студентлар традицияләре мотлак сакланырга тиеш. Бу җәһәттән мин коллективлар белән шәхсән үзем очрашып, аларга үзебезнең позицияне аңла­тырга һәм проектның кеше­ләр өчен барлык өстенлекләрен җиткерергә кушкуллап әзер, – диде сөйләшү барышында Радий Хәби­ров.
Республикада югары мәктәпне үзгәртеп кору һәм федераль дәрә-җәдә көндәшлек итәрлек эре вуз төзү зарурлыгын очрашуда Уфа дәүләт авиация техник университеты ректоры Сергей Новиков та сызык өстенә алды.
– Без Уфа дәүләт авиация техник университетында булган проблемаларны эзлекле анализладык. Соңгы биш елда бездә укучылар саны биш мең кешегә кимегән, чөнки тармакта без көндәшлек итә алмаган көчле конкурентлар бар. Болар, беренче чиратта, Казан авиация институты һәм Мәскәү авиация институты. Фәнни-тикше-ренү эшләре буенча без алардан берничә тапкыр оттырабыз. Шуңа да вузга җитди трансформация кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Безнең эксперт-математиклар вузларны берләштергән очракта нәтиҗәләр­­­нең ни дәрәҗәдә яхшырачагын гыйльми нигездә фаразлады һәм аны тормышка ашыру моделен эшләде. Шулай итеп, без алга таба үсешнең математик, гыйльми һәм икътисади нигезен эшләдек, – диде аерым алганда Сергей Новиков.
Уфа дәүләт авиация техник университеты ректоры белдерүенчә, югарыда билгеләнгән бурыч-максатларны тормышка ашыру юнәле­шендә әлеге вакытта уку йорты базасында университетны 2030 елга кадәр стратегик үстерү буенча Трансформацияләү үзәге төзелгән. Аның эшенә актив рәвештә яшьләр җәлеп ителә.
Кыскасы, югарыда бәян ител­гәннәрдән күренүенчә, Башкортстанда федераль дәрәҗәдә көн-дәшлек сәләтенә ия булырлык эре югары уку йорты булдыру буенча эш яңа этапка һәм яңа дәрәҗәгә чыга. Димәк, якын чорда, фәнни телдә әйтсәк, теориядә генә түгел, стратегик проектны тормышка ашыру буенча гамәли адымнарны да күрәчәкбез, дияргә кирәк. Республика җитәкчелегенең дә, вузлардагы гыйльми даирәнең дә бөтен тырышлыгы шушы максатка – Башкортстан фәнен һәм югары мәктә-бен илдә иң алдынгылар югарылыгына күтәрү максатына юнәл-телгән.

Илдар Фазлетдинов.


Читайте нас