Ә без үз нәсел-нәсәбебезнең тарихын ни дәрәҗәдә беләбез?
Күптән түгел миңа ике танышым шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Аларның берсе – элемтә, икенчесе медицина хезмәткәре: “Нишләп әле бу арада Ришат бабай Исмәгыйлов турында матбугатта бер хәбәр-хәтер дә күренми? Дөресен әйткәндә, үткән елның апрелендә “Кызыл таң” гәзитендә басылып чыккан “Саумы, Брестның һәм Нуриманның йөзьяшәр улы” дигән мәкаләдән соң ләм-мим!” Мондый борчылуның байтак кешеләрдә булуын исәпкә алып, мин бу бушлыкны күпмедер дәрәҗәдә тутыру максатында түбәндәге язмамны тәкъдим итәм. Сүз “Педагог һәм галим Исмәгыйловлар династиясе” дигән китап-альбом турында барачак. Аның авторы 1690 елдан бүгенгәчә дәвам иткән Исмәгыйловлар династиясенең дүртенче буын вәкиле Рафаэль Ришат улы Исмәгыйлов булды. Ул – фән докторы, профессор, бик күп мактаулы исемнәргә лаек шәхес. Хәзер инде ул үзе дә бишенче һәм алтынчы буын башында тора. Әйдәгез, төп сүзгә күчик.
Хикәяләр һәм фоторәсемнәрдән тупланган “Педагог һәм галим Исмәгыйловлар династиясе” дигән басма – нәшриятларда сирәк туа торган продукт, һәм аның төп аталышы да гади китап кына түгел, ә китап-альбом. Басманың төп авторы булып Рафаэль Исмәгыйлов чыгыш ясаса да, аны әзерләүдә, тулыландыруда үзеннән олырак һәм яшьрәк буын вәкилләре дә ихлас катнашкан. Ни дисәң дә, биш гасырдан артып барган династиянең иң үзәгендә 1920 елның 15 апрелендә туган, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итеп, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга сентябрь башында кул куюга шулай ук 75 ел тулган көннәрдә 3 сентябрьдә якты дөньядан китеп барган Брест крепостен саклаучы һәм Башкортстан мәгарифе баһадиры Ришат Салих улы Исмәгыйлов тора. Гәрчә династия, әйткәнебезчә, берничә йөз ел элек башланган булса да, ул Ришат Исмәгыйлов эзләнүләре белән туа, аны, әти, картәти васыятенә тугры калып, балалары һәм оныклары зур канәгатьләнү һәм горурлык белән дәвам итә һәм ул бервакытта да тукталмаячак, дип, зур ышаныч белән әйтәбез. Алар белә: бу эшләр республика мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә игелекле хезмәт итә.
Китап-альбомның кереш сүзендә Рафаэль Исмәгыйлов болай дип яза: “Исмәгыйловлар педагоглардан һәм галимнәрдән торган зур гаилә династиясен тәшкил итә. Һәр һөнәр кешедән үз эшенә мәхәббәт, тырышлык, үҗәтлек һәм белем таләп итә. Һәм бу сыйфатлар буыннан-буынга бастырылып тапшырылганда гына династия төзелә ала. Безнең, ягъни Исмәгыйловларның, биш буындагы педагогик эш стажы 700 елга җитә. Аңа нигез салучы 1866-1919 елларда яшәгән Исмәгыйль була. Алдагы буыннарның фамилиясе аның исеменнән киткән. Әйтик, дүртенче буын педагогика һәм фән өлкәсенә 14 кеше бирә. Аларның 6сы – фән докторы, шуларның берсе – Русия Фәннәр академиясе академигы, тагын берсе – Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. Исмәгыйловлар династиясе икътисад һәм фән өлкәләренә белгечләр әзерләүгә зур өлеш кертә һәм ул уңышлы дәвам итә. Ни дисәң дә, китап-альбом битләрендә игълан ителгән династияләр дипломының эчтәлеге моны таләп итә: “Гасырлардан гасырга” номинациясендәге “Башкортстан Республикасының иң яхшы педагогик династиясе” конкурсының гран-при дипломы Исмәгыйловлар династиясенә тапшырыла. Бу 2018 елда була. Чын мәгънәсендә рәсмиләшкән династия! Алда әйткәнебезчә, аларның педагогик стажы 700 елга якын. Һәм шушы урында династия башында торган Исмәгыйль белән әткәсе Юмадилны, балаларын якташлары ничек атап йөрткәннәрен әйтәсе килә – “Озын аяклылар!” Ни өчен? Алар армиядә дә хезмәт иткән, хезмәтләре һәм гыйлем эстәү буенча Казанда һәм Киевта, Уфада һәм Благовещенда, Бөредә һәм Миньярда, Әшәдә һәм Златоуста әледән-әле булып тора.
Исмәгыйловлар нәселеннән 11 гаилә хәзерге Нуриман районының Нимесләр авылында төпләнә. Авылга татарлар нигез салган. Күрше авыллардан да күчеп утыручылар күбәя. 1865 елда 149 ихатада 966 кеше яшәгән. Алар игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән. Авылда ике мәчет, ашханә, берничә кибет эшләгән. Исмәгыйль исә мәчеттә мулла (хәзергечә әйткәндә, имам-хатыйб) вазыйфасын башкарган, авылдашлары өчен зур гыйлем иясе, мәгърифәтче булган. Кыскасы, тәүге Исмәгыйловлар аң-белем таратучылар исемен күтәргән. Алай гына да түгел, фәкыйрьрәк гаиләләрне азык-төлек һәм акча белән тәэмин иткән.
Исмәгыйль һәм җәмәгате Сабира җиде балага гомер бирәләр. Балаларының барысы да – үз заманының укымышлылары. Алар мәдрәсәдә, дин дәресләреннән тыш, математика, география, тарих һәм биология фәннәре белән төпле таныша. Җиде баланың һәрберсе турында озын-озак сөйләп булыр иде (хәер, китап-альбом моңа киң туктала), әмма безне уллары Салих ныграк кызыксындыра, чөнки бу исем безнең төп героебыз Ришатның әтисе булачак.
Ул – киң белемле дин әһеле. Язмыш аны булачак халык шагыйре Мәҗит Гафури белән дә парта артында очраштыра. Бу аралашу Салих өчен тормышта гыйлемгә омтылу зарурлыгын тагын да тирәнәйтә төшә. Ул, шулай ук, булачак киң билгеле башкорт һәм татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Имай Насыйри белән иҗади элемтәдә була алуы белән үзен бәхетле саный. Алар бергәләп авылда беренче совет мәктәбе оештыра. Дөрес, алар күп каршылыкларга очрый, хәтта Салих Алтай краена кадәр барып җитәрлек хөкемгә тарттырыла. Әмма бу да “озын аяклы”лыкка хезмәт кенә итә. Әткәләре тәкъдиме белән Салих ярыйсы белемле, тормыш тәҗрибәсенә ия Гафиягә өйләнә. Ул – кыз балалар укытучысы. Аның тирәнтен гыйлемгә ия булуы Салих өчен аеруча кыйммәт була. Бу пар авыл мәгърифәтчеләре исеменә лаек була.
Һәм менә бу гаиләдә бер кыз һәм җиде ул дөньяга килә. Атап үтик: Вәсилә, Габдрахман, Гомәр, Сөләйман, Әнвәр, Ришат, Әмир, Хашим. Мин бу исемлекне юкка гына китермәдем. Тагын да бер исемгә игътибар итегез әле. Ришат исемен күрәсезме? Менә ул – булачак Ришат Салих улы Исмәгыйлов. Һәм шунысы: йөзьяшәр Ришатның әтисе – 84, әнисе 83 яшьтә вафат булалар. Ике гасыр эченә сыйган гомерләре аларның бит бер дә җиңел булмаган.
Балалары, кем әйтмешли, заманы өчен ярыйсы төпле белем ала. Төрмәдә утырып чыккан Салихның балаларына кырын караш бик озак дәвам итәчәк. Әмма башлангыч мәктәп белеме белән генә чикләнеп калмыйча, арада югары белем алучылар да үсеп чыга. Менә алар: Ришат, Әмир һәм Хашим – булачак педагоглар, яңа заман мәгърифәтчеләре. Алар, шөкер, династиянең һәр тармагында бар. Ләкин бу хакта күпме генә сүз йөртсәк тә, Ришат – арада иң-иңе. Ул – үз тармагында гына түгел, ә бөтен династия башында торучы шәхес. Тиңе булмаган педагог һәм тиңе булмаган мәгърифәтче.
Хәләл көче һәм тырышлыгы белән туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Арытаба Кушнаренко педагогия училищесын тәмамлый. Сүз уңаенда әйтик, ул Кушнаренко белән Нимесләр арасын һәрвакыт җәяүләп үтә: кайтса да, китсә дә. Ә инде 1940 елда укытучы дипломы алгач, аны Благовар районының Агарды җидееллык мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Яңа, таныш булмаган авылга барып, бер айлап эшләгәннән соң, аны Кызыл Армия сафларына чакыралар. Яшь хәрбиләр курсын үткәч, Ришатны Брест крепостена күчерәләр һәм ул анда 455нче укчы полкның элемтә ротасында радист сыйфатында хәрби хезмәткә чума. Ләкин гадәтигә әйләнә башлаган хәрби хезмәт көннәрдән беркөнне челпәрәмә килә. Бөек Ватан сугышы дип аталачак тарихи вакыйганың иң беренче шартлау һәм җимерелүләре шушы крепостьтан башлана бит.
Ришат Исмәгыйлов – бу хәлләрнең шаһиты. Күпме корбаннар күз алдыннан үтә, ә үзе бик азлар белән генә җимерек крепостьтан китә ала. Кирпеч һәм бетон ватыклары аны шактый каты җәрәхәтләсә дә, ул алга атлый. Камалыштан чыгу 3-4 көнгә сузыла. Тәмам хәлсезләнгән һәм яраланган Ришат, ниһаять, безнекеләрне эзләп таба һәм үз дивизиясе командирына крепостьтагы хәлләрне түкми-чәчми аңлатып бирә. Аның хәбәре Брест крепостендагы хәл торышы турында командование өчен тәүге төпле мәгълүмат була.
Ришат Исмәгыйлов яңа полкта хезмәт итүен дәвам итә, ләкин ул бер алышта каты яралана. Гәүдәсенең сул ягы бөтенләй эшләми. Кыскасы, фронт аның өчен ябыла. Әле бер, әле икенче госпитальләр аша үтеп, бераз хәл алгач, аксак-туксак Ришатны туган ягына кайтарып җибәрәләр. Соңрак аңа Ватан сугышының II дәрәҗә ордены тапшырылачак.
Култык таякларын ташлар-ташламас борын туган авылында, бераздан күршедә укытучылык эшен башлап җибәрә. Аннары автор китапта үз әтисенең 60 елга сузылачак педагогик эшчәнлеге турында тулы бер сәхифәгә урын бирә. Ә инде замандашларының – укытучылар, галимнәр, язучылар һәм төрле һөнәр ияләренең Ришат Исмәгыйловка кайнар хисләр белән тулы сүзләре аерым игътибарга лаек.
Соңгы госпитальдән 1943 ел ахырында кайткач, хезмәт юлын берникадәр тәртипкә китергәч, Ришат күрше генә авылда укытучы булып эшләүче Сәрвә Газиз кызына өйләнә. Беренче күрешүләрендә үк бер-берсенә карата туган мәхәббәт һәм ихтирам хисләре аларны гомер ахырынача озатып йөрде һәм ул бөтен халык көзгесенә әверелде. Ә инде бер-бер артлы дөньяга килгән биш ул һәм бер кыз гаиләнең йөзек кашына тормалы балалар була. Менә алар: Флүр, Зинфер, Фоат, Рафаэль, Флүрә, Салават. Автор аларны һәм икетуганнары Мәрьямне, Фәритне һәм Гөлнараны хаклы рәвештә Исмәгыйловлар династиясенең дүртенче буыны дип тәкъдим итә һәм бик урынлы. Ул буын, үзеннән соң килгән бишенче һәм алтынчы буынга үрнәк булып, эстафетаны аларга бик тә лаеклы тапшырырга тырыша. Әйе, ул буын алдында үтә дә җаваплы бурыч: Ришат Салих улы белән Сәрвә Газиз кызы тудырган тормыш кагыйдәләрен энәсеннән җебенә кадәр саклап, яңа шартларда тудырылганнарын иҗади рәвештә өстәп, яшь егетләргә һәм кызларга тапшыру. Йөзгә кызыллык китермәслек итеп.
Ә хәзер бераз гына булса да династиянең дүртенче буын вәкилләре белән якыннанрак таныштырып үтик.
Флүр Ришат улы (1944 елгы) –техник фәннәр докторы, профессор. Уфа авиация институтын тәмамлаган, барлык хезмәт юлы – шул уку йортында өлкән укытучы да, доцент та, профессор да, декан да. 850дән артык фәнни басма авторы. Уйлап табу буенча Русия күләмендә 250дән күбрәк патенты бар. Ул 12 фән кандидаты, 2 фән докторы әзерләгән. Бик күп атказанган исемнәре бар. Җәмәгате Людмила Михайловна – икътисадчы һәм колледж укытучысы. Бер кыз, бер ул үстереп, хәзер оныкларын олы юлга әзерлиләр.
Зинфер Ришат улы (1947 елгы) – химия фәннәре докторы, профессор. 1969 елда Новосибирск дәүләт университетын тәмамлагач, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклагач, педагогик хезмәт юлын Новосибирск һәм Кузбасс университетларында дәвам итә. 2010 елдан Русия Фәннәр академиясенең химия институтларында фәнни җитәкче. 1200дән күбрәк фәнни хезмәт авторы, 160тан күбрәк уйлап табу эшләре бар. Ул чакыру буенча Франция, АКШ, Италия, Голландия университетларында да эшләп ала, хатыны Светлана Викторовна – биология фәннәре кандидаты, Русия Фәннәр академиясенең фәнни хезмәткәре. Алар ике ул үстерде.
Фоат Ришат улы (1949 елгы) – техник фәннәр докторы, профессор. Башкорт дәүләт университетының химия факультетын тәмамлагач, төрле фәнни-тикшеренү институтларында югары вазыйфалар били. Уфа, Әстерхан һәм Мәскәү шәһәрләреннән тыш, Көнбатыш Себер, Саратов, Ырынбур, Самара өлкәләре һәм Башкортстан нефть һәм газ яткылыкларында техник мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша. Педагогик эш сыйфатында 12 фән кандидаты һәм 2 доктор әзерли. 350 фәнни мәкалә, 5 монография, 85 уйлап табу эше һәм 5 чит ил патентының авторы. Җәмәгате Асия Фәхретдин кызы – биология фәннәре докторы, профессор. Алар бер кыз һәм бер ул үстерде.
Рафаэль Ришат улы (1951 елгы) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. Ошбу китап-альбомның төзүче-авторы буларак, аның турында язмабызның ахырында бераз тукталырбыз әле.
Флүрә Ришат кызы (1955 елгы) – филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстанның атказанган укытучысы. Ун еллап Башкорт дәүләт медицина институтында чит телләр укыта, арытаба Уфа юридик институты укытучысы һәм доценты, кафедра мөдире. 162 фәнни хезмәте бар, алар үзебездә һәм чит илләрдә дөнья күргән. Байтак уку әсбапларының авторы булып тора һәм алар илебезнең күп кенә уку йортларында кулланыла. Хокук саклау органнары өчен кадрлар әзерләүдә хезмәте зур. Ире Фәрит Фәхрислам улы Имаметдинов – әйдәүче инженер. Бергәләп ул белән кыз үстерделәр.
Салават Ришат улы (1957 елгы) – Русия Федерациясенең гомуми белем буенча мактаулы хезмәткәре, мәгариф отличнигы, Башкортстанның атказанган укытучысы. Урта мәктәптән соң Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. Хезмәт юлын әтисе Ришат Салих улы нигез ташы салган Байгилде урта мәктәбендә башлый. Дүрт-биш ел район оешмаларында комсомол һәм партия эшләрендә булганнан соң, туган Байгилде мәктәбенә директор итеп тәгаенләнә. 1993 елда мәктәп авыл лицее итеп үзгәртелә һәм ул республикада күренекле уку йорты дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның тәҗрибәсе китап битләрендә яктыртыла. Лицейны тәмамлаучыларның күбесе югары һәм урта махсус уку йортларына юл ала. Әткәсе Ришат Салих улы нигез салган укучыларның производство бригадалары яңа үсеш чоры кичерә. Алар Башкортстан һәм Русия күләмендәге конкурсларда җиңүчеләр сафларын тулыландыра. Җәмәгате Нурия Хәтмулла кызы – шулай ук укытучы. Мактаулы исемнәре ире Салаватныкыннан калышмый диярлек. Алар өч бала тәрбияләп үстерде.
Исмәгыйловларның дүртенче буынын Салих картның башка балаларыннан туган оныклары Мәрьям, Фәрит һәм Гөлнара түгәрәкли. Алар, шулай ук, Исмәгыйловларның бишенче һәм алтынчы буынына менә дигән варислар үстерә.
Вәгъдә иткәнебезчә, Рафаэль Ришат улы турында сөйләшүгә кайтабыз. Аның хакында киңрәк мәгълүмат бирергә ниятләвебез шуннан. Без Ришат Салих улының балаларының исемлеген биргәндә, җәяләр эчендә аларның туган елларын гына күрсәттек. Ә менә Рафаэль Ришат улыннан алай гына үтеп булмый: ул 1951 елның мартында туган, тагын да төгәлрәге: 25ендә. Аңа 70 яшь тула түгелме соң диярсез. Бик дөрес. Бу көннәрдә Рафаэль Ришат улы 70 яшьлек юбилеен билгели, барлык туганнары һәм дуслары белән, үзе эшләгән Башкорт дәүләт аграр университеты коллективы белән. Алай гына да түгел, аның шәкертләре, ягъни Башкортстан буенча сибелгән агрономнары белән. Ул алар белән бүген дә тыгыз элемтәдә.
Бу җәһәттән бер генә мисал китерәм. Дүртөйленең туган колхозында агроном һәм рәис булып эшләгән Ирек Камалов сөйли:
“Мин хуҗалыкта эшләү чорында да укытучым, профессорым Рафаэль Исмәгыйловтан аерылып тормадым. Теге яки бу сорау белән Уфага килгәндә аңа еш кына сугыла идем. Ул минем соравымны игътибар белән тыңлый, аннары бик төпле һәм аңлаешлы җавап бирә. Кайткач, күп кенә нәрсәне ул киңәш иткәннәрдән чыгып оештырам. Бик рәхмәтлемен. Һәм тагын шунысы: күпмедер вакыт (ярты, бер ел) үткәч, профессорым колхозга килә һәм эш тәҗрибәмне энә күзеннән үткәргәндәй тикшерә. Шуннан соң бу кешегә, олпат галимгә ничек рәхмәт әйтмисең!”
Әйе, Рафаэль Ришат улы үзенең кафедра өстәле артында утыру һәм студентлар аудиторияләрендә лекцияләр уку белән генә чикләнми. Районнарда булганда мин аны еш кына басуларда, төрле киңәшмәләрдә очрата идем. Әлбәттә, бүген көн тәртибендә торган бурычларга аңлатмалары белән чыгыш ясар иде.
Шулай бервакыт аңардан сорап куйдым: “Рафаэль Ришатович, урыннарда күп тә, еш та буласыз. Әйтегез әле: республиканың ничә районында командировкада булдыгыз? Кыен булмаса, санагыз әле”. “Ә нигә санап торырга? Башкортстаныбызның барлык 54 авыл районы басуларында һәм ындыр табакларында булдым”, – дип җаваплады ул.
Әйе, Рафаэль Исмәгыйлов өчен төрле кулланылыштагы игенчелек продукциясе җитештерү технологиясен эшләү һәм гамәлгә ашыру университет кысаларында гына мөмкин түгел. Товарлыклы бодай, арыш җитештерү технологияләрен үтәү зур хәстәрлек һәм уңганлык таләп итә, әлбәттә. Галимебез “Ватан” һәм “Салават Юлаев” дип аталган язгы бодай сортларының автордашы да булып тора. Юккамыни 600дән күбрәк гыйльми хезмәт язылган һәм расланган. Ул 30 фән кандидаты һәм доктор үстереп, аларны олы юлга чыгарган. Барлык бу хезмәтләре шактый зур бәяләр алган.
Җәмәгате Эльза Равил кызының һөнәре терлекчелек өлкәсенә карый: ветеринария фәннәре докторы, үзен “мәңгелек доцент” дип атаса да, 20 елдан артык инде үз фәненең профессоры сыйфатында хезмәт итә. Ире белән бергәләп Ринат һәм Камил исемле ике ул үстерделәр, дөньяга чыгардылар. Ринат органик химияне үз иткән, шул өлкәдә фән кандидаты, хезмәт итүе дә шул тармакта җитәкче вазыйфада. Хатыны, юрист Динара белән ике ул һәм кыз үстерәләр. Балаларын лаеклы алмашчылар – Исмәгыйловлар династиясенең алдагы лаеклы буынын тәшкил итәренә ныклы ышаналар. Утыз яше тулып кына килүче уллары Камил икътисад юлын сайлаган, шушы тармакның фән кандидаты дәрәҗәсенә дә ирешкән. Әткәсе һәм әнкәсе эшләгән Башкорт дәүләт аграр университетында доцент булып, ошбу яшендә 50дән артык фәнни хезмәте уку йортларында киң танылу ала. Хисапчы һөнәрле хатыны Илмира белән ике кызын үстереп, олы юлга чыгару исәпләре.
Хөрмәтле укучы! Ришат Салих улының башка балаларыннан туган оныклары да династиянең бишенче һәм алтынчы буынын шактый тулыландыра башлаган, тыйнак кына итеп әйткәндә, араларында фән кандидаты һәм доценты дип аталганнары да җитәрлек.
Язмабызның кереш өлешендә без сүзне байтак кешенең Ришат бабай Исмәгыйлов турында соңгы вакытта матбугатта хәбәр-хәтер булмавына зарлануларыннан башлаган идек. Безнеңчә, Рафаэль Ришат улы Исмәгыйловның “Педагог һәм галим Исмәгыйловлар династиясе” дигән күләмле һәм киң мәгълүматлы китап-альбомы күпмедер күләмдә бу бушлыкны тарайта төшә. Һәм бер хәбәр: бу китап Ришат Салих улы үлем түшәгендә ятканда нәшриятта басылып чыкты. Аны барлык балалары әтиләренә күрсәтеп өлгерә. Ә ул, уң кулын болгап, балаларына рәхмәт тойгысын җиткерергә тырыша. Барысы да моны аңлый. Династия-нең дәвам итәренә ышанганлыгы аермачык аңлашылып тора иде. Аларның педагогик стажы да 700 елда гына туктап калмас, ХХI гасырда 1000гә җитеп, бәлки, аннан артып китәр әле.
Альбом-китап Исмәгыйловлар династиясенең һәр буын сандыгында сакланган тарихи фоторәсемнәр белән тулыландырылган. Альбомга зур өлеш керткәннәрнең һәрберсенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Ә без Рафаэль Ришат улын чын күңелдән 70 яшьлек юбилее белән тәбриклибез. Ару-талусыз хезмәтеңне саулыкта-сәламәтлектә, династия вәкилләре белән бер киңәштә дәвам итүеңне телибез.
Равил Карамов,
1962 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы.
(Фотолар гаилә альбомыннан).