+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 Марта 2021, 06:05

Укучының башын боз тишкән

Мәктәп ихатасында булган хәл судка кадәр барып җиткән.

Мәктәп ихатасында булган хәл судка кадәр барып җиткән.

Уралда мәктәп түбәсеннән килеп төшкән боз сөңгеләре баланың башын тишкән, шуннан соң укучының әти-әнисе белем бирү оешмасын судка биргән. Бу хакта Екатеринбург онлайн төбәк мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Бу хәл Каменск-Уральск шәһәрендәге 2нче мәктәпнең ишек төбендә булган. Өченче сыйныф укучысының сыйныф җитәкчесе укучының әнисенә бер сәгатьтән соң гына баланың җәрәхәт алуы турында хәбәр иткән. МРТ нәтиҗәләре буенча табиблар малайга ябык баш мие җәрәхәте диагнозы куйган һәм дүрт җөй салган, шуннан соң ул бер атна дәваханәдә үткәргән. Хәзерге вакытта бала мәктәпкә йөри, әмма бокс секциясендәге күнегүләр турында аңа онытырга туры килә, ким дигәндә, бер ел малай аларга рөхсәт алмаячак.
Бу хәлдән соң мәктәп бинасының хәвефле урыннарын тасма белән әйләндереп алганнар, балалар бинага якын килмәсен өчен һәр иртә мәктәп яны территориясендә хезмәткәр кизү тора.
Каменск-Уральскиның мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйлә Миңнуллина билгеләвенчә, укучыларның иминлеген тәэмин итү буенча мәктәп барлык тиешле эшләрне башкарган.
“Түбәнең торышы даими контрольдә, барысы да чистартылып тора. Хәзер мондый хәлләргә юл куймас өчен, түбәне реконструкцияләү мәсьәләсе карала”, — дип әлеге хәлгә аңлатма биргән җитәкче.
Әмма мәктәп җитәкчелеге гафу үтенүгә карамастан, укучының әти-әнисе судка биргән, алар белем бирү оешмасыннан 300 мең сум күләмендә компенсация таләп итә.

Фото: activityedu.ru


Читайте нас