+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 март 2021, 07:05

Җәйне эшләргә дә туры киләчәк

50 меңнән артык укучы мәктәп яны участокларын яшелләндерүдә катнашачак.

50 меңнән артык укучы мәктәп яны участокларын яшелләндерүдә катнашачак.

Агымдагы елда Уфаның 50 меңнән артык укучысы мәктәп яны участокларын һәм беркетелгән территорияләрне төзекләндерүдә һәм яшелләндерүдә катнашачак.

Балигъ булмаганнарның җәйге мәшгульлеген оештыру кысаларында 5 меңнән артык үсмерне эшкә урнаштыру планлаштырылган. Мондый мәгълүматларны шәһәр хакимияте китерә.

Җәйге балалар ялына һәм мәшгульлегенә 76 мең бала һәм үсмер җәлеп ителәчәк, аларның 7 меңнән артыгы – социаль категорияләрдәге балалар. Шулай ук 271 ял оешмасы эшләячәк. 1 июньнән 123 мәктәп һәм 8 өстәмә белем бирү учреждениесе базасында ике тапкыр туклануны оештыру белән бергә 131 үзәк эшләячәк.

Балаларның ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча 15 шәһәр читендәге лагерь хезмәт күрсәтәчәк, аларда 8,5 меңгә якын бала сәламәтлеген ныгытачак.

Фото: infourok.ru
Читайте нас