Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа дәүләт авиация техник университетында булды.
Төбәк җитәкчесе тикшеренү лабораторияләрен һәм вузның ситуацион үзәген, авиадвигательләр музеен карады, UGATU RACING TEAM узышчылары белән аралашты һәм күчмә «Сәнәгать сәгате» уздырды.
УДАТУ машина төзелеше, ягулык-энергетика, металлургия, авиация-космос һәм оборона-сәнәгать комплекслары өчен кадрлар әзерли. 90 ел эшләү дәверендә вуз 80 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган.
– Безнең авиация университеты төзелеп килүче Евразия фәнни-мәгариф үзәгенә керә, - диде уку йортының ректоры Сергей Новиков. – Фәнни-тикшеренү үзәгенә керүне без фәнне алга этәрү һәм гамәли дисциплиналарны үстерү буенча куәтле алга китеш ясарга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез. Моннан тыш, хәзер без фәнни-техник тикшеренүләрнең федераль программаларында катнашу өчен гаризалар әзерлибез.
Университетның мехатрон станок системалары һәм сәнәгать роботлары лабораториясендә Башкортстан Башлыгы турбореактив двигательләр өчен җиһаз җитештерергә сәләтле эшкәртү станогын карады. Әле уку йорты уникаль эшләнмәне киңкүләм сәнәгатькә җибәрү өчен инвесторлар эзли.
Сергей Новиков билгеләвенчә, «Берләшкән двигательләр төзү корпорациясе» станокка карата зур кызыксыну белдергән. Робототехника системасын гамәлгә кертү хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга һәм кеше факторының йогынтысын минимумга җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.
UGATU RACING TEAM узышчылар командасы Студентлар конструкторлык бюросы базасында эшли, Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы катнаша.
УДАТУга сәфәре вакытында төбәк җитәкчесе узыш шлемында култамгасын калдырды һәм команда инженерлары төзегән электр мотоциклын карады.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/140333.html
Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/140333.html