+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 март 2021, 10:35

Тел сагында торучылар конференциясе уза

Әлеге вакытта Уфада "Русия субъектларының төбәк һәм этномәдәни үзенчәлекләрен исәпкә алуны тәэмин итүче туган тел буенча уку-укыту программаларын һәм уку әсбапларын төзү тәҗрибәсе" Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе" бара.Ул М. Акмулла исемендәге БДПУның Филологик белем бирү һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы базасында уза.

Әлеге вакытта Уфада "Русия субъектларының төбәк һәм этномәдәни үзенчәлекләрен исәпкә алуны тәэмин итүче туган тел буенча уку-укыту программаларын һәм уку әсбапларын төзү тәҗрибәсе" Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе" бара.
Ул М. Акмулла исемендәге БДПУның Филологик белем бирү һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы базасында уза.

Конференциядә пандемия чорында үтәлергә тиешле саклану чараларын күреп, катнашучыларның бер өлеше "Зум" платформасы аша катнаша.

Конференциянең пленар утырышында Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе начальнигы Булат Зиннуров, М. Акмулла исемендәге БДПУның Филологик белем бирү һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Халидә Галимова, укытучылар, студентлар катнашты.

Көннең икенче яртысында конференциянең секция утырышлары дәвам итте. Кичке якта Башкортстанда "Татар киносы көннәре" кысаларында күрсәтеләчәк "Мулла" кинофильмын карау планлаштырылган. Бу фильм Туфан Миңнуллинның шул ук исемдәге пьесасы буенча төшерелгән.

Конференциянең төп максаты - федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә Русия халыкларының туган телләре буенча дәреслекләрне, уку әсбапларын һәм уку-укыту программаларын төзү теориясе һәм методикасы, уңай практика һәм тәҗрибәсе турында фикер алышу.

Конференция Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән үткәрелә. Ул Башкортстан Башлыгы грантын тормышка ашыру, Башкортстанның Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды ярдәме белән Башкортстанның дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыкларының телләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында уза.

Фото: Динар Кәлимуллин
Читайте нас