+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 март 2021, 10:10

Башкортстан химиклары - алдынгылар исәбендә!

21-26 мартта Белгородта химия фәне буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы узды.

21-26 мартта Белгородта химия фәне буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы узды.

В. Шухов исемендәге Белгород дәүләт технология университеты базасында катнашучылар өч тур биремнәрен үтәде: ике теоретик һәм эксперименталь.

Башкортстан командасы составына 11 иң яхшы мәктәп укучысы - республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары керде. Олимпиада хәрәкәте остазлары ассоциациясе тренерлары команда белән уку елы дәвамында эшләде. Алар республика инженерлык лицей-интернаты базасында "Аврора" талантларны үстерү үзәгенең даими дәресләрендә һәм химик сменаларында шөгыльләнде.

Биремнәр катлаулы булган, әмма безнең укучылар аларны уңышлы башкарып чыккан. Түбәндәге укучылар олимпиада призерлары дип танылды: 11нче сыйныф укучылары Анастасия Лавренова, Ләйлә Исмайлова, Родион Воронин, Артем Хафизов һәм 10нчы сыйныф укучысы Тимур Муллагалин.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.
Читайте нас