+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
29 Марта 2021, 05:25

«Имин юл 2.1. Яз» проектында катнашыгыз!

Агымдагы елның 29 мартыннан 1 июненә кадәр Уфа шәһәре хакимияте Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча ЮХХДИ идарәсе белән берлектә «Имин юл 2.1. Яз» проектын гамәлгә ашырачак.

Агымдагы елның 29 мартыннан 1 июненә кадәр Уфа шәһәре хакимияте Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча ЮХХДИ идарәсе белән берлектә «Имин юл 2.1. Яз» проектын гамәлгә ашырачак.

Бу сезонда ул яңа форматта узачак: шәһәрнең һәр районы атна дәвамында үз планы буенча чаралар уздырачак. Әлеге акцияне Калинин районы башлап җибәрәчәк, статистика буенча, анда бу ел эчендә балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре аеруча күп булган.

Акция кысаларында Дәүләт автоинспекциясе һәм җәмәгатьчелек хәвефсезлеге үзәге хезмәткәрләре тарафыннан балигъ булмаганнарның юлларда гомум хәвефсезлек дәрәҗәсен күтәрү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту өчен дәресләр һәм профилактик рейдлар үткәреләчәк.

Шулай ук, гомумшәһәр чаралары да тормышка ашырылачак, анда теләгән һәркем юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүен генә түгел, үз талантларын да күрсәтә алачак.

Фото: ufacity.info
Читайте нас