Башкортстаннан балалар бакчасы мөдире Наталья Фәттахова Бөтенрусия конкурсында җиңде.
Сибай шәһәренең “Әкият” балалар бакчасы җитәкчесе Наталья Фәттахова Лев Выготский исемендәге Бөтенрусия конкурсында “Балалар бакчасы мөдире” номинациясендә җиңүче булды. Ул идарә итү практикасын тәкъдим итте, алдынгы белем бирү программаларын тормышка ашырырга әзер булган фикердәш педагогларның бердәм һәм нәтиҗәле командасын формалаштыру ысуллары, технологияләре һәм инструментлары белән идарә итүен күрсәтте.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен “Балалар бакчасы мөдире” номинациясендә 410 педагог катнашты, алар арасында нибары 10 җиңүче билгеләнде.
Конкурсны гамәлгә куючы — Рыбаковлар гаиләсенең хәйрия фонды, ул бәйгенең стратегиясен билгели, финанс һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтә.
Наталья Фәттахова “Сибайский рабочий” гәзите хәбәрчесенә сөйләвенчә, конкурста җиңүчеләр акчалата бүләк һәм атналык җәйге лагерьга чакыру алачак, анда экспертлар лекцияләр һәм осталык дәресләре үткәрәчәк, шулай ук тәҗрибә белән уртаклашачак. Наталья Алексеевна, лагерьда катнашу аңа алган белемнәрен һөнәри эшчәнлектә куллану мөмкинлеге бирәчәк, дип белдерә. Ул балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә ярдәм иткән меценатларга рәхмәтле.